Андрей Минаков 100 метрны ирекле йөзүдә яшүсмерләр арасында дөнья рекордын куйды

Андрей Минаков 100 метрны ирекле йөзүдә яшүсмерләр арасында дөнья рекордын куйды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты тәмамлана. Ярышларның соңгы көне 100 метрны ирекле стиль белән йөзүдә яшүсмерләр арасында яңа дөнья рекорды белән башланып китте. Аны дистанцияне 47.57 вакыт эчендә йөзеп үткән Санкт-Петербург йөзүчесе Андрей Минаков куйды.

Моңа кадәрге яшүсмерләр рекордына (47,58) 2016 елда Австралия йөзүче Кайл Чалмерс куйган иде.

Мәскәү вәкиле Владислав Гринев (48.38) көмеш медальгә лаек булды. Өченче урынны Санкт-Петербург егете Александр Щеголев (48.81) алды.

Хатын-кызлар арасында 200 метрны брасс белән йөзүдә мактау пьедесталы баскычларына Санкт-Петербург вәкилләре генә менде. Җиңүне Евгения Чикунова (2:21.87) яулады. Икенче урынны Мария Темникова (2:23.19) алды. “Бронза” Дарья Чикуновада (2:24.81).

Татарстан өчен чыгыш ясаучы Григорий Тарасевич 1:58.33 нәтиҗәсен күрсәтеп, 200 метрны аркада йөзүдә җиңү яулады. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр спортчы 50 м һәм 100 м дистанцияләрендә чемпион калган иде. Спортчы сүзләренә караганда, өйдә диварлар да булыша. “Әзерлек зур роль уйнады. Июньнән башлап җыеннарда йөзә башладым, һәм шул айлар эчендә ирешкән осталыкны монда күрсәтә алдым, – дип билгеләп үтте Григорий Тарасевич. – Россия Кубогыннан соң чемпионатта якынча шундый нәтиҗәләр көткән идек”. “Сайлап алу турларына озак вакыт калмады, әзерләнеп, яхшы нәтиҗә күрсәтергә тырышачакбыз”, – дип сөйләде чемпион планнары хакында.

Икенче булып финишка Санкт-Петербург йөзүчесе Максим Фофанов (1:58.38) килде. Бронза медаль Волгоград өлкәсеннән килгән Егор Доломановта (1:58.46).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте