Аида Гарифуллина – Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 Илчесе

Аида Гарифуллина – Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 Илчесе
Төркем:Рәсми хроникаМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына төгәл 300 көн калды. Бу истәлекле көнне хәрәкәткә бар дөньяга танылган опера җырчысы, тумышы белән Казаннан булган Аида Гарифуллина кушылды һәм интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган атлетлар өчен үткәрелүче 2022 елгы Махсус Олимпиада Уеннарының рәсми Илчесе булды.

“Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы Уеннары Илчесе булу – зур дәрәҗә. Махсус Олимпиада – гади спорт уеннары гына түгел. Бу төрле аермалар – тел, дин, физик һәм акыл үсеше аермалары әһәмияткә ия түгел бәйрәм. Бу вакыйга атлетларга гына түгел, ә берләшер һәм бер-беребезне аңлар өчен безнең барыбызга да кирәк. Мин бары бергәләп үсеш үзенчәлекләре булган яшьләргә терәк булып, һәм аларның потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлекләр булдырып кына, инклюзив җәмгыять төзеп булачагына ышанам”, – дип сөйләде Аида Гарифуллина.

Моңа кадәр Уеннар Илчеләре итеп Россия фигуралы шуу остасы, 2006 елгы Олимпия чемпионы Татьяна Навка, Россия хоккейчысы, Стэнли кубогы иясе Александр Овечкин, 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарында марафонда Олимпия чемпионы булган һәм эстафетада көмеш яулаган Александр Легков, Faberlic компаниясенә нигез салган Алексей Нечаев һәм Vogue журналының баш мөхәррире Ксения Соловьева сайланган иде.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнвар көннәрендә Казанда узачак. Уеннарның спорт программасы үз эченә 7 спорт төре – тау чаңгысы, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү буенча ярышларны ала. Ярышларда 106 илдән интеллект үсешендә үзенчәлекләр булган 2000 артык атлет һәм юнифайд-партнер катнашачак.

Бүген шулай ук ярышлар алдыннан 1987 елдан бирле традицион рәвештә кышкы һәм җәйге уеннар алдыннан үткәрелүче “Өмет Ялкыны” дип исемләнгән ут эстафетасы узачагы мәгълүм булды. Эстафетада Махсус Олимпиада спортчылары катнашачак. Алар ут саклаучылар, төрле илләрнең хокук саклаучы волонтерлары озатуында утны Афинадан Уеннар үткәреләчәк урынга алып барачаклар.

Утны кабызу тантанасы 2021 елның декабрендә Афинада узачак: катнашучылар, факел тотып, РФ илчелегенә кадәр йөгерәчәк. Шуннан соң Махсус Олимпиада уты Россиягә юл алачак. Эстафета ике этапта узар дип планлаштырыла: федераль этап (федераль округлар үзәкләре) һәм республика этабы (Татарстанның зур шәһәрләре буенча). Федераль этап Мәскәүдә башланып китәчәк. Моннан соң ут үз юлын дәвам итәчәк, Эстафетаның кульминациясе Казанда Уеннар ачылу тантанасында ут кабызу булачак.