Йөзү буенча Россия чемпионаты (25 м)

Йөзү буенча Россия чемпионаты (25 м)
Дата:

Йөзү буенча (25 м) 2018 елдагы Россия чемпионатының рәсми сайты

Кыска суда йөзү (25 м) буенча Россия чемпионаты Казанның Су спорт төрләре сараенда (С.Хәким ур., 70 йорт) 2018 елның 7-12 нче ноябрь көннәрендә узды. Алты көн дәвамында илнең иң яхшы спортчылары 46 дисциплинада медальләр өчен көрәште.

Чемпионат турында

Татарстан башкаласы кыска суда йөзү (25 м) буенча Россия чемпионатын инде дүртенче тапкыр кабул итте. Чемпионат Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәмендә уздырылды.

Ярышларда РФ субъектларыннан иң көчле 850 спортчы катнашты. Йөзүчеләрнең чыгышларына 50 кешелек судьялар коллегиясе бәя бирде.

Чемпионатның максаты – Россия җыелма командасын формалаштыру һәм илнең спорт резервын әзерләү өчен иң яхшы йөзүчеләрне ачыклау.

Документлар