Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясе этабы

Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясе этабы
Дата:

2016 елның 22-24 нче апрель көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясенең 4 нче этабы узды.

Турнир турында

Татарстан башкаласы бу зур турнирны икенче тапкырын кабул итте. 2015 елда узган этап Казанда 2015 елда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан узган һәм дөньяның 13 иленнән иң яхшы 67 суга сикерүчене җыйган иде.

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) җитәкчелегендә ел саен уздырыла торган дөнья сериясенә, ярыш турниры һәм күрсәтмә чыгышлар кушылмасы буларак, 2007 елда нигез салынган иде. Өч ил – Бөекбритания, Кытай һәм Мексика федерацияләре мондый беренчелекне уздыруның чишмә башында торды. Соңрак аларга Канада, Катар, Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кушылды. Суга сикерү буенча дөнья сериясендә гадәттә бу спорт төренең иң алдынгылары – Олимпия уеннарында, дөнья чемпионатларында һәм кубок бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар катнаша.

Быел Казанда Суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясенең 4 нче этабында 12 илдән 75 суга сикерүче катнашты.

Дөнья сериясендәге һәр этапның өч көнлек ярыш программасына ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон һәм ялгыз сикерү бәйгеләре, шулай ук өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан катнаш парлар арасында синхрон сикерүләр керә. Соңгы ике ярыш төре программага 2015 гыйнварыннан башлап кертелде.

Ярышлар нәтиҗәләре

Казанда уйнатылган 10 алтын медальнең 9ын Кытай спортчылары алды. Тагын бер алтын Россия дуэты Илья Захаров һәм Евгений Кузнецовта, алар трамплиннан синхрон сикерүдә беренче булдылар.