Суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясе этабы

Суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясе этабы
Дата:

Казан 2015 елның 20 апреленнән 27 апреленә чаклы суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясе этабын кабул итте. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда (С. Хәким ур., 70 йорт) 24 апрельдән 26 апрельгә кадәр узды.

Турнир турында

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) канаты астында ел саен уздырыла торган суга сикерү буенча Дөнья сериясендә традиция буенча планетаның иң яхшы суга сикерүчеләре көч сынаша. Ярышларга осталыкның чын үрнәкләрен күрсәтә алырдай “йолдызлар”ны гына чакыралар. 2015 ел турнирында дөньяның 12 иленнән иң яхшы спортчылар катнашты. Аларның чыгышларына 12, шул исәптән милли категориядәге 8 судья бәя бирде.

Дөнья сериясенә, чын турнир һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак, 2007 елда нигез салынган. Дөнья сериясен булдыруның чишмә башында өч милли федерация: Бөекбритания, Кытай һәм Мексика торган. Бераздан аларга Россия, Катар һәм БГӘ кушылган.

Дөнья сериясенең һәр этабында ярыш программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплин һәм ун метрлы каланчадан синхрон һәм ялгыз сикерүләрне ала һәм өч ярыш көнендә бара. 2015 елның 22 гыйнварында Дөнья сериясенә ике дисциплина: 3 метрлы трамплин һәм 10 метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерүләр өстәлүе турында игълан ителде.

Фотолар