Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын эшләү буенча конкурска заявкалар кабул итү тәмамланды

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын эшләү буенча конкурска заявкалар кабул итү тәмамланды
Төркем:Мәдәният
Басылган датасы:

2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибын эшләү буенча конкурска заявкалар кабул итү тәмамланды. Оештыручылар Мәскәү, Самара, Казан һәм Татарстан Республикасы, Таганрог, Дагыстан Республикасы, Владимир, Смоленск өлкәләре һәм башка шәһәр һәм төбәкләрдән утыздан артык заявка алды. Җиңүчене акчалата бүләк көтә – 100 мең сум.

Заявкаларны кабул итү тәмамланганнан соң, конкурсның сайлап алу этабы башланды. 1-9 октябрь көннәрендә эшләрне конкурс таләпләре нигезендә сайлап алалар, ә соңрак конкурс комиссиясе 3-5 иң яхшы дизайн-проектны билгеләячәк. Җиңүче октябрь уртасында билгеләнәчәк.

Конкурс комиссиясе составына “Гараж” заманча сәнгать музее директоры Антон Белов, Россия дизайнеры һәм сәнгать җитәкчесе Дмитрий Барбанель, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, РФ мәгариф өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, милли дизайн академиясе әгъзасы Александр Лаврентьев, Махсус Олимпиада Илчесе һәм атлеты Татьяна Баранова, шулай ук Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы вәкилләре керде. Комиссияне Россия Махсус Олимпиадасы Президенты – Идарә рәисе Ольга Слуцкер җитәкли.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны оештыру тәкъдиме белән Россиянең Махсус Олимпиадасы белән берлектә Россиянең Спорт министрлыгы чыкты. Конкурс оештыручысы булып “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясый.

Конкурс эшләренә таләпләр белән Дирекция сайтында танышырга мөмкин.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда үтәчәк һәм Special Olympics International эгидасы астында илебездә узачак беренче халыкара чара булачак.

Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарында 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашачак. Шулай ук аларга 3000 волонтер, 4000 мәртәбәле кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак, бу чараны чын-чынлап масштаблы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – дөньядагы иң абруйлы спорт ярышларының берсе, ул акыл мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән. Бөтендөнья уеннар шулай ук спортчылар өчен сәламәтлек саклау, белем бирү һәм лидерлык өлкәсендә эшләү буенча Махсус Олимпия хәрәкәте өчен мөһим платформа булып тора.

Махсус Олимпиада хакында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминацияне бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Ул шулай ук спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү ярдәмендә барлык кешеләр инклюзиясе өчен чыгыш ясый. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Россиянең Махсус Олимпиадасы хакында

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россия физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә тоткарлыклар булган якынча 130 мең зат бар, алар өчен ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә физик культура буенча якынча 5 мең чара уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте