Казандагы FINA Су спорт төрләре үзәгенең сайты барлыкка килде

Казандагы FINA Су спорт төрләре үзәгенең сайты барлыкка килде
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казандагы FINA Су спорт төрләре үзәгенең үз сайты барлыкка килде. Порталның максаты спортчылар, спорт федерацияләре вәкилләре һәм партнерларны үзәк эшчәнлеге, аның структурасы, тренерлар составы, шулай ук анда стажировка үтүче спортчылар белән таныштырудан гыйбарәт булачак. Сайтта Халыкара йөзү федерациясе эгидасы астында Казанда узган ярышлар – аерым алганда, Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты (2015), шулай ук алда көтелүче халыкара су турнирлары: кыска суда йөзү буенча FINA дөнья чемпионаты һәм Казан 2025 елда кабул итәчәк су “мундиале” турында мәгълүмат җыелган.

Сайтта шулай ук башка FINA үзәкләре турында мәгълүмат та урнаштырылган: Пхукеттагы (Таиланд) “Таньяпура” FINA уку-күнекмәләр базасы, Дакардагы (Сенегал) FINA үсеше үзәге, Флоридадагы (АКШ) FINA уку-күнекмәләр базасы.

“Су спорт төрләре буенча 2015 елда уздырылган дөнья чемпионаты мирасының FINA үсеше үзәге ачылуы нәтиҗәсендә яшәвен дәвам итүенә без бик шатбыз. Бу үзәк дөньяның йөзү элитасы вәкилләре өчен өйрәнүләр лагере буларак кына хезмәт итми, ә булачак талантларны үстерү һәм тәрбияләү базасы да булып тора. Киләчәктә бу үзәк базасында дөнья чемпионатында тәкъдим ителгән барлык 6 дисциплина да үсеш алыр дип өметләнәбез. FINA әлеге проектны тулысынча хуплый һәм FINA үсеше үзәгенең тотрыклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү максатында хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятли”, – дип билгеләп узган иде FINA Президенты Хулио Маглионе.

Үзәкнең төп бурычы – су спорт төрләрендә зур милли казанышлары булмаган илләрдән килгән спортчыларның потенциалын нәтиҗәле ачу өчен уңайлы шартлар тудыру. Биредә аларга дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына әзерләнү кысаларында күнекмәләр ясау һәм үз нәтиҗәләрен яхшырту мөмкинлеге бирелә. Шулай ук приоритетлар арасында Россия һәм күрше-тирә илләр тренерлары һәм хөкемдарларының квалификация дәрәҗәсен күтәрү дә бар.

“Проект Казанга үзен халыкара чараларны уңышлы оештыручы буларак кына түгел, ә су спорт төрләрен һәм, гомумән алганда, дөнья спортын үстерүнең прогрессив глобаль үзәге буларак танылу мөмкинлеген бирә. Бу спорт төрләренә битараф булмаган һәркем өчен зур вакыйга. Татарстан Республикасы уникаль тәҗрибәгә һәм FINA эгидасы астындагы проектлар иң югары дәрәҗәдә үткәрелсен өчен кирәкле бар нәрсәгә дә ия — тәҗрибә, инфраструктура, җирле халыкның су спорт төрләренә мәхәббәте”, — ди ТР спорт министры Владимир Леонов.

2018 елдан (Казанда үзәк ачылган елдан) бирле проектны гамәлгә ашыру операторы булып “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО тора. “Дирекция йөздән артык чара үткәрде, һәм аларның күбесе иң яхшысы булып танылды. Халыкара йөзү федерациясе (FINA) җитәкчелеге фикеренчә, Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты – иң уңышлы һәм иң масштаблы чемпионатларның берсе. Цифрлар моңа дәлил: аның телевизион аудиториясен 6,8 млрд. кеше тәшкил иткән! FINA белән хезмәттәшлегебезнең нәтиҗәсе булып Казанда даими рәвештә турнирлар оештыру гына түгел, ә шәһәребездә FINA үсеше үзәге ачылу да тора. Спортчыларга һәм тренерларга уңышлар теләп калам, ә без үз чиратыбызда үзәк эшен иң югары дәрәҗәдә дәвам итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез”, — дип ассызыклап үтте “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Максим Денисов.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте