Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы старт ала

Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы старт ала
Төркем:Рәсми хроникаМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

Казан, 2021 елның 3 феврале: Казанда Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы старт ала. Ярышлар 3-8 февраль көннәрендә узачак һәм 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада алдыннан тест ярышлары булачак. Аларны үткәрү Казанның булачак халыкара вакыйгага әзерлеген тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Спартакиадада Россиянең 36 төбәгеннән акыл үсешендә үзенчәлекләр булган 600 атлет катнашачак. Аларга шулай ук 210 спорт хөкемдары һәм 490 волонтер кушылачак. Атлетлар 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннары программасына кертелгән 6 спорт төрендә ярышачак: карда йөргечләрдә йөгерү, тау чаңгысы спорты, чаңгы узышлары, сноуборд, фигуралы шуу һәм шорт-трек. Ярышларны 4 спорт объекты кабул итәчәк: “Буревестник”, “Локомотив”, “Свияга калкулыклары” (“Свияжские холмы”) һәм шулай ук Спорт сарае. Ярышларда катнашучыларны Универсиада Авылы һәм Иннополис университетының студентлар кампусында урнаштырачаклар.

Төп максат, ягъни, инклюзив җәмгыять идеясын алга сөрү һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләрне спорт ярдәмендә берләштерүдән кала, Спартакиада шулай ук 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарына Россия җыелмасына атлетлар сайлап алу мәйданчыгына да әйләнәчәк.

Ольга Слуцкер, Россиядәге Махсус Олимпиада президенты: “Нинди генә үзенчәлеккә ия булмасын, һәрбер кеше яхшы булырга һәм җиңү өчен көрәшергә хокуклы. Тигезлек һәм бердәмлек – чын спорт кыйммәтләре менә шушылар. Без бер җирдә шуның кадәр үзенчәлекле спортчыларны җыя алуыбызга бик шатбыз. Чынлыкта аларның һәркайсы инде җиңүче – алар үз-үзләрен һәм каршылыклы шартларны җиңгәннәр”.

Спартакиада Казанның 2022 елда узачак үзенчәлекле спортчылар өчен халыкара ярышларны кабул итәргә никадәр әзер икәнлеген тикшерергә ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты: “Татарстан зур халыкара спорт ярышлары һәм социаль әһәмияткә ия чаралар үткәрү буенча зур тәҗрибә туплады. Республикада профессионаллар командасы оештырылган, яхшы шәһәр һәм спорт инфраструктурасы тудырылган. Уеннарны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Энди Бакингем, Coca-Cola Russia генераль менеджеры: “Coca-Cola инде 53 ел дәвамында халыкара дәрәҗәдә Махсус Олимпиаданың партнер-оештыручысы һәм аның спонсоры булып тора. Һәм мин зур шатлык белән шуны хәбәр итәм: быелгы Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында Coca-Cola атлетларны, аларның тренерларын һәм чара кунакларын 22 мең литрдан артык эчемлек белән тәэмин итәчәк. Махсус Олимпиада хәрәкәте өстәмә ихтыяҗлы 5,7 миллионнан артык спортчыны колачлый. Үсеш үзенчәлекләренә ия яшьләргә ярдәм күрсәтеп һәм үз потенциалларын тормышка ашырырга мөмкинлекләр булдырып, без бергәләшеп инклюзив җәмгыять төзергә ярдәм итәчәкбез”.

Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, Махсус Олимпиаданың кышкы спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы Роспотребнадзор, Россиянең Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте таләпләре, шулай ук Special Olympics International киңәшләре нигезендә үткәреләчәк. Шуңа бәйле рәвештә Спартакиада кысаларында мәдәни һәм массакүләм чаралар, шулай ук ачылу һәм ябылу тантаналарын уздыру каралмаган.

 

Махсус Олимпиада турында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминация бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәфт. Без барлык кешеләрнең спорт һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша инклюзив булдыру яклы. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып һәр ике ел саен уздырыла, һәм Махсус Олимпия хәрәкәтенең теле- һәм радиотапшыру буенча рәсми партнеры булган ESPN компаниясе тарафыннан бар дөньяга күрсәтелә. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннар 2017 елда Австриядә уздырылды.

Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең FacebookYouTubeInstagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә һәм блогларына керегез. Тулырак мәгълүматны www.SpecialOlympics.org сайтында алып була.

 

Россиянең Махсус Олимпиадасы турында

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә ил буенча физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен алар өчен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә якынча 5 мең спорт чарасы уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

Махсус Олимпиада ел әйләнәсендә акыл үсешендә үзенчәлекләр булган балалар һәм олыларга Олимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча әзерлек алып барырга булыша. Россиядә инде хәзердән үк Махсус Олимпиаданың булачак катнашучыларының күнекмәләре үтә. Үз төбәгегездәге командага түбәндәге сайт аша кушылып була: https://specialolympics.ru/programs.