Польшаның шпагачы хатын-кызлары фехтование буенча Дөнья кубогы этабында беренче булдылар

Польшаның шпагачы хатын-кызлары фехтование буенча Дөнья кубогы этабында беренче булдылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Польша җыелмасы шпагачы хатын-кызлары Казанда фехтование буенча Дөнья кубогы этабында беренче булдылар, көмеш – Корея командасында, кытайлар бронза яулады.

Олимпия лицензиясе белән бергә Казанда узучы Дөнья кубогы этабы алтыны Польша җыелмасы шпагачы хатын-кызларына тиде. Финалда алар Корея җыелмасын ышанычлы җиңделәр – 45:24. Бронза медаль өченче урын өчен уенда Россия җыелмасыннан көчлерәк булып чыккан Кытай командасында – 40:24.

Польша шпагачылары өчен венгриялеләр белән чирекфинал уен бик авыр башланды. Алар җиде уеннан соң 22:16 исәбе белән җиңелеп баралар иде, ләкин соңгы матчта Ева Тржебинска үзенең командасына җиңү китерде. Россия җыелмасы өчен әлеге этап шулай ук җиңел булмады. Татьяна Гудкова очрашу барышын турнир хуҗалары файдасына борды, һәм алар уңышка иреште – 28:27. Корея һәм Кытай командалары бер-бер артлы Италия һәм Франция кызларын оттылар.

Ярымфиналда һәм финалда Польшаны туктатып булмый иде инде. Башта ул Россия җыелмасын җиңде – 34:24, ә хәлиткеч көрәштә ышанычлы итеп Кореяны җиңде. Чемпион кызларның шатлануларына чик-чама булмады!

“Җиңүебезгә бик шатмын! Турнир бик авыр булачагын чамалаган идек, чөнки чикләүләр аркасында узган ел күнекмәләр өчен җиңел булмады. Нәрсәгә сәләтле икәнебезне күрсәтә алуыбызга шатбыз. Бу Олимпиада алдыннан яхшы билге дип өметләнәбез. Хәзер без Токиога рәсми рәвештә эләктек! Бу бик шәп. Фехтование буенча ярышлар яңадан уздырыла башлануына бик шатмын. Казанда ярышларның ничек оештырылуы белән тулысынча канәгатьбез”, — диде Ева Тржебинска.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте