II Бөтенроссия урам уеннары ярышлары нәтиҗәләре

II Бөтенроссия урам уеннары ярышлары нәтиҗәләре
Төркем:СпортУрам уеннары
Басылган датасы:

Игътибарыгызга Казанда тәмамланган II Бөтенроссия урам уеннарының (URBAN GAMES) нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез. Ярышлар 11-12 июль көннәрендә “УРАМ” экстрим-паркында узды. Нәтиҗәләрне шулай ук Уеннар сайтыннан карарга мөмкин.

Скейтбординг

Скейтбординг ярышларына Казанга Россиянең барлык почмакларыннан килгән иделәр диярлек, һәм призерлар арасында Калининград өлкәсе спортчылары да (Алиса Бережанская), Камчатка (Денис Юзефович) һәм Хабаровск крае (Елизавета Банникова) вәкилләре дә бар иде. Дүрт дисциплинаның өчесендә җиңүчеләр исеменә Мәскәү скейтбордчылары лаек булды. Бу – Вера Навалихина һәм Дмитрий Сидоров (парк), шулай ук Михаил Мажега (урам).

3х3 баскетбол

3х3 форматында узган URBAN GAMES баскетбол турнирында берьюлы өч Татарстан командасы җиңү яулады. 1997 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар категориясендә “Хелитаб” командасы “От А до Я” командасын җиңде, кызлар арасында шул ук категориядә “Тулпар” баскетболчылары отты, ә 1998-2002 елгы юниор-кызлар арасында җиңүне шулай ук Татарстан Республикасы данын яклаучы “KTK-WIN” командасы яулады.

Барлык медальләрне дә яуларга хуҗаларга Санкт-Петербург баскетболчылары комачаулады. 1998-2002 елгы юниорлар арасында җиңүче итеп “ЦОП” командасы, ә 2003 елгы яшүсмерләр арасында “ЦОП-U18” егетләре танылды. 2003 елгы кызлар категориясендә төп бүләккә Мәскәү өлкәсенең “Орбита” командасы лаек булды.

Велоспорт

Велотректа BMX-райдерлар медальләрне фристайл-парк, BMX-фристайл-трек һәм BMX-фристайл-флэт дисциплиналарында уйнаттылар.

“Фристайл-парк” дисциплинасында ир-атлар арасында Николай Якимов (Татарстан Республикасы), яшүсмерләр арасында Тимофей Пряхин (Марий Эл Республикасы) һәм кызлар арасында Диана Кочнева (Татарстан Республикасы) җиңү яулады.

“Фристайл-ритм-трек” дисциплинасында иң оста райдерлар булып Татарстан Республикасы спортчылары – Артем Костьянов һәм Александра Власова танылды. Красноярск крае вәкиле Олег Ефимов “фристайл-флэт” дисциплинасы катнашучылары арасында беренче булды.

Треклар янында Токиода узачак Олимпия уеннары катнашучысы Ирек Ризаевны да очратып була иде.

“Быел мин катнашучыларны күзәтәм һәм Red Bull Pump Track ярышларында чыгыш ясыйм”, – дип сөйләде спортчы.

Воркаут

Воркаутта ярышлар юниорлар һәм 2003 елдан өлкәнрәк спортчылар арасында фристайл һәм икеле көрәш дисциплиналарында үтте. Ике дисциплинада да Марий Эл Республикасы егете Дмитрий Адигановка тиңнәр юк иде. Юниорлар арасында икеле көрәштә җиңүне Татарстан Республикасы вәкиле Адель Сафиуллин яулады.

Роллер-спорт

Роликларда биеклеккә сикерүдә беренче урынны Санкт-Петербург спортчылары Алена Ефимова һәм Иван Куцев алды. Башта Алена 113 см биеклеккә сикереп, үзен беренче урынга чыгарды, ә аннары нәтиҗәсен 127 см га кадәр күтәрде. Икенче урынны яулаган Анна Волокитина өч тапкыр омтылып та, 113 см биеклекне буйсындыра алмады.

Куцевка исә Пенза егете Дмитрий Дубов һәм Мәскәү спортчысы Роман Акберов белән “көрәшеп” алырга туры килде. Өчесе 142 сантиметрга кадәр сикерә алды, тик 145 см биеклекне бары Иван гына буйсындырды.

Бию спорты

“Брейкинг” дисциплинасында җиңүне Мәскәүдән килгән Егор Саитов һәм Самара өлкәсе спортчысы Виктория Таручкина яулады. 1х1 форматында зурлар категориясендә иң осталар булып Чувашия Республикасы егете Евгений Ясмахов һәм Татарстан Республикасы кызы Камилә Зиннәтуллина танылды. Юниорлар арасында бу форматта беренче урынны Мәскәү спортчысы Егор Саитов алды. 3х3 форматындагы төркемле ярышларда Мәскәү һәм Ростов өлкәләре спортчыларыннан торган Outstanding командасы җиңде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте