Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 Илчеләренең исемнәре билгеле булды

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 Илчеләренең исемнәре билгеле булды
Төркем:Рәсми хроникаМахсус Олимпиада 2022
Басылган датасы:

5 декабрь көнне #Мывместе (“Без бергә” – иск.) марафоны кысаларында 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Илчеләрен тәкъдим иттеләр.

Уеннар Илчеләренең исемнәре:

Татьяна Навка, Россиянең фигуралы шуу остасы, 2006 елгы Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы, өч тапкыр Европа чемпионы һәм өч тапкыр фигуралы шуу буенча ISU гран-при финалы чемпионы (2003-2005).

Александр Овечкин, Россия хоккейчысы, Стэнли Кубогы иясе, алкалы хоккей буенча дөнья чемпионы.

Александр Легков, Россия чаңгычысы, 2014 елгы кышкы Олимпия уеннары марафоны чемпионы һәм эстафетасы көмеш призеры.

Алексей Нечаев, Россия эшмәкәре һәм сәясәтчесе, Faberlic фәнни-җитештерү компаниясенә нигез салучы.

Ксения Соловьева, Tatler журналының баш мөхәррире.

“Мин уйлап та тормадым. Минемчә, спорт төрләре белән шөгыльләнүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чын каһарманнар, чын көрәшчеләр. Бернигә дә карамастан, алар тормышка ышануларын, аңардан ләззәт алуларын дәвам итәләр. Минем Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына теләктәшлек күрсәтүемнең сәбәбе шунда: минем уйлавымча, сәламәтлек торышына карамастан, һәркемнең үз-үзен күрсәтү, үз потенциалын ачу мөмкинлеге булырга тиеш”, — дип белдерде Александр Овечкин үзенең Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 Илчесе итеп билгеләнүе турында.

“Төрле өлкәләрдә, әйтик, спорт, бизнес, күңел ачу, массакүләм мәгълүмат чаралары һ.б. өлкәләрдә уңышны гәүдәләндерүче символ буларак, Илчеләр үз вакытлары, талантлары һәм ресурслары белән Уеннарны алга сөрү һәм Махсус Олимпиада кыйммәтләренә теләктәшлек күрсәтүгә үз өлешләрен кертәләр. Алар илһам бирүче үрнәк булып торалар, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары кыйммәтләренә теләктәшлек күрсәтү һәм алга сөрү ярдәмендә берләшү, каршылыкларны үтү һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга ярдәм итү мөмкинлегенә ышаналар”, — дип белдерде Россиянең Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер Илчеләрне тәкъдим иткәндә.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Илчеләре Уеннарга әзерлек һәм аны үткәрү вакытында аларны, шулай ук Махсус Олимпиада программасын алга сөрүгә теләктәшлек күрсәтәләр.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда үтәчәк. Уеннарның спорт программасы үз эченә 7 спорт төрен ала: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү. 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашуы көтелә.

Россиянең Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора, һәм анда ил буенча спорт ярышларында катнашучы якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә физик культура буенча якынча 5 мең чара уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Бөтендөнья кышкы уеннарның төп максатларының берсе булып акыл үсешендә үзенчәлекләр булган катнашучылар санын 2025 елга 200 000 кешегә кадәр җиткерү тора.

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминация бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Оешма спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша инклюзив җәмгыять булдыру яклы. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төрләре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә алты миллионнан артык спортчы һәм юнифайд партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә. Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең Twitter, Facebook, YouTube, Instagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә керегез. Тулырак мәгълүматны www.SpecialOlympics.org сайтында алып була.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте