Дөнья кубогы этабында иң көчле рапирачылар сигезлеге билгеле булды

Дөнья кубогы этабында иң көчле рапирачылар сигезлеге билгеле булды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Шимбә көнне хатын-кызлар арасында рапира белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабында шәхси беренчелек җиңүчесе билгеле булачак.

Рапира белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабының икенче ярыш көне көтелмәгән нәтиҗәләрдән башланды. Япония спортчылары Юко Уэно һәм Сера Азумо, россияле Лариса Коробейникова һәм Анастасия Иванова үзләреннән күпкә титулсызрак көндәшләрен алга үткәреп, “Табло 64” стадиясендә үк төшеп калдылар.

“Табло 32”дә уңышсызлыкка Канада спортчысы Джессика Гуога 11:15 исәбе белән оттырган өченче сан Ли Кифер (АКШ) тарыды, ә Италия кызы Арианна Эрриго (№4) киеренке көрәштә японияле Рио Азумага оттырды – 13:15. Калган фаворитлар өчен дә матчлар җиңел бирелмәде.

“Табло 8”дә киләсе парлар очрашачак:

Инна Дериглазова (Россия) – Ши Юэ (Кытай)

Аделина Заһидуллина (Россия) – Рио Азума (Япония)

Аида Мохамед (Венгрия) – Элиза ДиФранциска (Италия)

Фанни Крейсс (Венгрия) – Аличе Вольпи (Италия)

Финал матчлар шимбә көнне узачак.

Дөнья кубогы этабының өченче ярыш көне расписаниесе

23 февраль (команда беренчелеге)

9:00 – башлана

17:00 – финал

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте