Ольга Слуцкер: “Без шәхеснең тышкы шартлардан көчлерәк булып калуын телибез”

Ольга Слуцкер: “Без шәхеснең тышкы шартлардан көчлерәк булып калуын телибез”
Басылган датасы:

Россия Махсус Олимпиадасы Президенты Ольга Слуцкер “Махсус Олимпиада – инклюзив җәмгыять төзүдә стратегик вектор” түгәрәк өстәлендә спикер буларак катнашты. Чара 8-10 сентябрь көннәрендә Казанда узучы “Россия – спорт державасы” IX Халыкара форумы кысаларында узды.

Дискуссиядә РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Владимир Потанинның Хәйрия Фонды генераль директоры Ольга Орачева, “Обнаженные сердца” фонды Президенты Ася Залогина, Казанда узучы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары партнеры – The Coca-Cola Company компаниясенең Россия һәм Белоруссиядәге Тышкы элемтәләр һәм коммуникацияләр буенча директоры Елена Ковалева һәм башкалар катнашты. Сессиянең модераторы булып Казандагы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары илчесе, Vogue журналының баш мөхәррире Ксения Соловьева чыгыш ясады.

Сессияне ачканда ул Махсус Олимпиаданы күчерү оештыручыларга бу хәрәкәтне тагы да популярлаштыру һәм аны тагы да киңрәк җәелдерү мөмкинлеге бирүен билгеләп үтте.

“Махсус Олимпиада 2022 елның кышында, Казанда үтәргә тиеш иде, һәм менә берничә көн элек кенә аны бер ел алга күчерү турында гади булмаган карар кабул ителде. Эпидемиологик вәзгыять катлаулы булып кала бирә. Әйе, аны Токиодагы кебек трибуналар ябык килеш үткәреп булыр иде. Тик гади спортчыларга трибунада җан атканнарын белү мөһим булганны, Махсус Олимпиада спортчылары өчен бу икеләтә мөһим, чөнки Махсус Олимпиада – берләшү бәйрәме… Безнең Россиягә инклюзия турында сөйләү һәм аны тагы да активрак җәелдерү өчен тагы бер елга күбрәк вакыт булачак”, – диде Ксения Соловьёва.

Спикерлар җәмгыять, бизнес һәм дәүләт арасында нәтиҗәле диалог төзү мөмкинлеге, җәмгыятьнең Махсус Олимпиада хәрәкәте максатлары һәм кыйммәтләре, Бөтендөнья кышкы уеннар турында хәбәрдарлыгын арттыру, инклюзив җәмгыятьне спорт аша үстерү, интеллектуаль үсеш үзенчәлекләренә ия кешеләрене җәмгыятькә интеграцияләү, милли инклюзив белем проблемалары, үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән эшләү һәм башка темаларга фикер алыштылар.

Ольга Слуцкер Россиядә үткәрелүче Махсус Олимпиада хәрәкәте чаралары белән бәйле проблемаларны яңгыратып үтте. Аерым алганда, ул Махсус Олимпиада спортчылары ярышларда катнашу мөмкинлеге алсыннар өчен, төбәкләр хакимиятләрен аларга булышлык күрсәтергә чакырды.

“Без шәхеснең тышкы шартларны җиңүен бәйрәм итү яклы. Россиядә 2030 елга илебезнең 70% ким булмаган халкы физик культура һәм спорт белән шөгыльләнсен дигән стратегия кабул ителде, шундый максат куелды. Үзенчәлекле кешеләр дә әлеге 70% эченә керә, алар да спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булырга хокуклы. Шөгыльләнү өчен теләк кенә түгел, ә шартлар да булырга тиеш”, – дип ассызыклап үтте Ольга Слуцкер. Ул шулай ук Махсус Олимпиада хәрәкәтенең Россиядәге зур әһәмияткә ия проектлары турында сөйләп китте.

“Махсус Олимпиада тренеры – адаптив спорт методикаларына ия һәм аларны үзенчәлекле кешеләр белән эшләгәндә кулланучы педагог. Ул нәтиҗәгә спортта гына түгел, ә бу кешеләрне җәмгыятьтә яраклаштыру эшендә дә ирешә. Хәзерге вакытта Россиядә мондый тренерлар һәм белгечләргә кытлык бик зур. Владимир Потанинның хәйрия фонды белән бергә (аңа рәхмәтебез зур), без белем бирү программасын гамәлгә ашырабыз. Россиянең Махсус Олимпиадасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты белән берлектә, Владимир Потанинның хәйрия фонды ярдәме белән һәм башка уку йортларыннан әйдәп баручы экспертларны җәлеп итеп, белем бирү стратегиясе эшләде: өч ел эчендә без сертификация алачак ике мең белгечне укытып чыгарачакбыз, аларның интеллектуаль үзенчәлекләргә ия кешеләр белән эшләү өчен белемнәре дә, мөмкинлекләре дә, хокуклары да булачак”, – дип сөйләде Ольга Слуцкер.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2023 елның гыйнварында узачак. Уеннарның спорт программасы үз эченә 7 спорт төре – тау чаңгысы, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү буенча ярышларны ала.

Махсус Олимпиада турында

1968 елда оешкан Махсус Олимпиада акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләргә карата дискриминацияне бетерүгә юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт. Оешма спорт һәм белем бирү, сәламәтлекне саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү аша барлык кешеләр инклюзиясе өчен чыгыш ясый. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен утыздан артык Олимпия спорты төре буенча йөз меңнән артык уен һәм ярышлар үткәрә, һәм 190 артык илдә һәм территориядә 6 миллионнан артык спортчы һәм юнифайд-партнерны, шулай ук миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.

Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып һәр ике ел саен уздырыла, һәм Махсус Олимпия хәрәкәтенең теле- һәм радиотапшыру буенча рәсми партнеры булган ESPN компаниясе тарафыннан бар дөньяга күрсәтелә. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннар 2017 елда Австриядә уздырылды.

Бу хакта күбрәк белү өчен хәрәкәтнең FacebookYouTubeInstagram, LinkedIn, Medium сайтларындагы сәхифәләренә һәм блогларына керегез. Тулырак мәгълүмат www.SpecialOlympics.org сайтында.

Россия Махсус Олимпиадасы турында

Россия Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә ил буенча физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен алар өчен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә якынча 5 мең спорт чарасы уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

Махсус Олимпиада ел әйләнәсе акыл үсешендә үзенчәлекләр булган балалар һәм олыларга Олимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча әзерлек алып барырга булыша. Россиядә инде хәзердән үк киләчәктә Махсус Олимпиадада катнашачак спортчыларның күнекмәләре үтә. Үз төбәгегездәге командага түбәндәге сайт аша кушылып була: https://specialolympics.ru/programs.