I БДБ илләре Уеннары логотибында ут-кош сурәтләнәчәк, ә барс талисман булачак

I БДБ илләре Уеннары логотибында ут-кош сурәтләнәчәк, ә барс талисман булачак
Басылган датасы:

Быел җәй көне Казанда үткәреләчәк дип көтелүче Беренче БДБ илләре Уеннары логотибында ут-кош (“жар-птица”) сурәтләнәчәк, ә талисманы барс булачак. Логотип авторы – Казан студенты Альбина Сафиуллина, ә талисманны Ибраһим Дурдиев (Мәскәү) ясаган. БДБ илләре Уеннары өчен визуаль образ проектларын эшләү конкурсында нәкъ менә алар җиңү яулады. Бөтенроссия урам уеннары логотибын ясау конкурсында беренче урынга Әминә Хөсәенова лаек булды – ул лого сыйфатында стильләштерелгән Urban Games язуын кулланырга тәкъдим итте. Конкурслар нәтиҗәләре кичә Россиянең спорт министрлыгы сайтында басылды.

“Җиңүчеләрнең дизайн-макетлары чараларның брендбуклары нигезенә ятты; оештыручылар таләпләрен исәпкә алып, чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү кысаларында киләчәктә куллану өчен аларга төзәтмәләр кертелде. Визуаль стиль Россиянең спорт министрлыгы тарафыннан расланды,” – дип хәбәр итте “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Максим Денисов.

Ут-кош образы славяннар традицияләре һәм Көнчыгыш мәдәнияте элементлары контрастында төзелгән. Аның каурыйлары Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә керүче илләрнең флаг төсләренә буялган. Ут-кош ярышта катнашучы һәркемнең йөрәгендә янучы ут белән ассоциацияләнә.

Альбина Сафиуллина: “Безнең проектның җиңүенә шатландым да, бераз гаҗәпләндем дә. Әлеге җиңү минеке генә түгел – без заявканы университетыбызның (иск. – Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы) “Молодежное добровольческое движение “Ради Жизни!” дип аталган волонтерлар хәрәкәте активистлары белән берлектә әзерләдек. Аеруча командадагы иптәшем Илүзә Фәрхетдиновага рәхмәт белдерәсем килә – бу фикер беренче булып нәкъ менә аның башына килде, һәм ул эскизны ясаганда да ярдәм итте”.

Беренче шәһәр уеннары логотибын уйлап табу конкурсында җиңгән Әминә Хөсәенова үз чиратында конкурс макеты өстендә берничә автор эшләгәнен билгеләп узды – логотип Нияз Хаҗиәхмәтов һәм Оскар Сәйфетдиновның актив катнашында булдырылган.

Исегезгә төшерәбез, гыйнвар аенда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Россия Федерациясе спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгы ярдәмендә Казан 2020 елда кабул итәчәк ике зур спорт проекты – Беренче Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре Уеннары һәм Беренче Бөтенроссия урам уеннары өчен визуаль образ уйлап табуга конкурс игълан иткән иде.

27 гыйнвардан алып 17 февральгә кадәр конкурсның беренче этабы узды – теләге булган һәркем визуаль образ (логотип, талисман һәм стилен чагылдыручы элементлар) элементларының дизайн-проектларын җибәреп, катнашуга заявка бирә ала иде. Конкурс комиссиясенә 17 заявка килде, аларның 11 – БДБ илләре Уеннары, алтысы – Бөтенроссия урам уеннары өчен. Заявкаларның күпчелеге Казан авторларыннан килгән.

Үз эченә Россия Федерациясе спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО вәкилләрен алган конкурс комиссиясе катнашучылар шорт-листын 3 категория буенча билгеләде: “БДБ илләре Уеннары логотибы”, “БДБ илләре Уеннары талисманы” һәм “Бөтенроссия урам уенннары логотибы”. Ачык тавыш бирү өчен һәр шорт-листка 4 дизайн-макет керде.

Киләсе этап 10-17 март көннәрендә Дирекция сайтында узган тавыш бирүдән гыйбарәт иде. Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте