Санкт-Петербургның ир-ат һәм хатын-кыз җыелмалары эстафетада җиңү яуладылар

Санкт-Петербургның ир-ат һәм хатын-кыз җыелмалары эстафетада җиңү яуладылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанда узучы йөзү буенча Россия чемпионатының кичке программасында ике эстафета тәмамланды. Аларның икесендә дә җиңүгә Санкт-Петербург вәкилләре иреште.

Ир-атларның 4×100 метрны ирекле стиль белән йөзү эстафетасында Санкт-Петербург командасы 3:16.62 нәтиҗәсен күрсәтте. Аның составында Александр Щеголев, Александр Федоров, Андрей Минаков чыгыш ясады. “Без кире кайтуыбызга һәм бергә эстафета йөзүебезгә бик шат, чөнки тәнәфес артык озакка сузылды. Күнекмәләрне бергә ясаган идек, эстафетаны да, ниһаять, бергә йөзә алдык, – дип сөйләделәр спортчылар чыгышларыннан соң. – Бүген барыбыз да мактауга лаек, бар да искиткеч килеп чыкты”.

Көмеш медальләргә 3:16.94  нәтиҗәсе белән Мәскәү спортчылары – Владимир Дубинин, Михаил Довгалюк, Владислав Гринев лаек булды. Мактау пьедесталының өченче баскычына Новосибирск өлкәсен тәкъдим итүче йөзүчеләр менде – Даниил Марков, Арсений Десятов, Максим Абловацкий һәм Александр Боровцов. Алар күрсәткән вакыт – 3:20.14.

Хатын-кызларның 4×200 метр араны ирекле стиль белән йөзү эстафетасында да Санкт-Петербург (8:07.53) спортчылары җиңде. Аларның командасы составында Александра Быкова, Яна Саттарова, Александра Хайлова, Полина Невмовенко чыгыш ясады. Спортчы кызлар сүзләренә караганда, нәтиҗәләрне бары ныклы күнекмәләр һәм күп санлы яңа стартлар ярдәмендә генә яхшыртып була. “Әлеге җиңү алга таба барырга мотивация һәм барысы да килеп чыгачагына ышаныч бирә”, – диләр алар.

Икенче урын Свердловск өлкәсе командасында (8:12.05), аны Мария Тагильцева, Дарья Муллакаева, Элеонора Клипенштейн һәм Валерия Саламатина тәкъдим иттеләр.

Бронза медальләргә Новосибирск өлкәсе (8:12.46) спортчылары лаек булды: Екатерина Никонова, Дарья Трофимова, Александра Кичигина һәм Виктория Старостина.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте