Колесников белән Шестрем Европа чемпионатында тагы берешәр алтын медаль яуладылар

Колесников белән Шестрем Европа чемпионатында тагы берешәр алтын медаль яуладылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узучы кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатында тагы өч дисциплинада медаль уйнаттылар.

200 метр, комплекслы йөзү, ир-атлар

Грек йөзүчесе Андреас Вазайос үз карьерасында дүртенче тапкыр Европа чемпионатында җиңде һәм өченче тапкыр 200 метрны комплекслы йөзү дистанциясендә иң яхшысы дип табылды. Шунысы кызык, Казанда финал ярышның беренче 50 метрында Андреас үзенең бар осталыгын күрсәтмәде һәм алтынчы булып барды. Әкренләп кенә ул көндәшләрен куып тота алды, ә соңрак алга ыргылды гына.

“Бу гаҗәеп. Мин Казанга шул медаль өчен килдем. Минем бик тә кумирым Ласло Чех кебек җиңәсем килә. Хәзер барысы өчен дә авыр булган елны дөнья чемпионатындагы җиңү белән тәмамлыйсым килә”, – диде Вазайос.

“Минем инде ике ел бу дистанциядә йөзгәнем юк иде, шуңа илебез рекордын куюыма һәм үз вакытымны бер секундка яхшыртуыма бик шатмын”, – диде көмеш медаль яулаган Италия спортчысы Томас Кеккон.

“Медалем белән канәгатьмен, ә йөзүем белән – юк. Мин бу 200 метрны тагы да яхшырак йөзеп үтә ала идем”, – дип белдерде бронза призер булган Италия йөзүчесе Рацетти.

  1. Андреас Вазайос, Греция – 1:51.70
  2. Томас Кеккон, Италия – 1:52.49
  3. Альберто Рацетти, Италия – 1:52.75

100 метр, ирекле стиль, хатын-кызлар

Йөз метр араны ирекле стиль белән йөзүдә Казанда тагы бер медаль яулаган Сара Шестремга тиңнәр юк иде. Травмасы төзәлгән швед кызы яхшы формага килгән һәм ул моны Европа чемпионатында күрсәтә. Катажина Васик аңа 0,3 секундка оттырды һәм бу турнирда икенче көмеш медален яулады.

“Бу алтын түгел, әмма мин бик бәхетле! Хәзерге вакытта 50 метр миңа иң күбе туры килә, ә йөз метрга мин аның кадәр яхшы әзер түгел идем. Бу минем өчен авыр көн булды, чөнки кичә хәлем бик үк яхшы түгел иде. Бәхеткә, бүген хәлем яхшырды”, – дип билгеләп үтте Катажина Васик.

“Бу минем ирекле стильдә яулаган беренче медалем. Медаль яулый алуыма бик шатмын”, – диде бронза призер Маррит Стеенберген.

  1. Сара Шестрем, Швеция – 51.26
  2. Катажина Васик, Польша – 51.58
  3. Маррит Стеенберген, Нидерланд – 51.92

100 метр, аркада йөзү, ир-атлар

Европа рекорды куйган Климент Колесников көтелгәнчә җиңү яулады, әмма аңа бик нык тырышырга туры килде. Румын йөзүчесе Глинта беренче 50 метрны барыннан да тизрәк йөзеп үтте һәм нәтиҗәдә шәхси рекорд куйды. Климент өчен бу Казанда яуланган икенче алтын медаль.

“Алтын медальгә бик шатмын. Мин үзем куйган Европа рекордын яңартырга әзер түгел идем, ләкин бу чемпионаттагы көндәшлекнең югары дәрәҗәдә икәнен билгеләп үтәсем килә. Россия спортчыларының монда ничек уңышлы чыгыш ясаулары белән горурланам”, – диде Колесников.

“49.31 – минем яңа шәхси рекордым, мин моңа да, яуланган медальгә дә бик шатмын. 50 метрдан күбрәккә исәп тота алганымны беләм, һәм көмеш минем өчен бонус кебек. Иртәгә йөз метрда үз рәхәтемә йөзәчәкмен.

  1. Климент Колесников, Россия – 49.13
  2. Роберт-Андрей Глинта, Румыния – 49.31
  3. Аполостос Кристу, Греция – 49.87

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте