Kazan Volunteers елга йомгак ясадылар

Kazan Volunteers елга йомгак ясадылар
Басылган датасы:

Бүген Kazan Volunteers Казанның “Ак Барс Арена” стадионында елга йомгак ясадылар. 2021 елда хәрәкәттә катнашучылар 60 000 артык сәгать эшләгәннәр һәм төрле масштабтагы 50 артык чарада катнашканнар. Биредә ел саен үткәрелә торган “Ел волонтеры 2021” тантанасы узды. Иң төп бүләккә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чыгарылыш студенты Әминә Гомәрова лаек булды. Аны Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов котлады.

“Бүген без тагы бер елга йомгак ясадык һәм республикабызның иң булдыклы волонтерларын бүләкләдек. Мин волонтер хәрәкәтендә торучы һәрбер катнашучыга аның ярдәмчеллеге, ачык күңеле һәм булышу теләге өчен зур рәхмәтле! Безнең чараларыбызны тагы да җанлырак итүегез һәм һәркемгә үзегезнең шәп кәефегезне бүләк итүегез өчен зур рәхмәт! Сезне ел ахыры белән тәбрик итәм. Алда безне тагы да кызыклырак чаралар көтә, барыгызга да уңышлар телим!” – дип билгеләп узды министр.

“Һәрвакыт әзер!” номинациясендә җиңүне Татьяна Петрова яулады. “Ел рекорды” номинациясендә – Валерия Сугак, ул 2021 елда волонтер сменаларында иң күп вакыт үткәргән кеше.

“Ел ачышы” номинациясендә беренчелекне волонтер карьерасын 2021 елда башлаган һәм үзен бар яклап күрсәткән Альберт Әгъзәмов алды. “Көмеш волонтер” исеменә исә хәрәкәтнең иң актив вәкилләренең берсе – Мәдинә Госман кызы Исламова лаек булды.

Ел тим-лидеры булып Филипп Шеломанов танылды. Тамашачылар мәхәббәте призын Kazan Volunteers хәрәкәтенең vk.com сайтындагы рәсми төркемендә тавыш бирүдә җиңгән Евгений Буренко алды.

Татарстан Республикасында волонтерлар хәрәкәте турында

Татарстан Россиянең заманча тарихында үсеш алган волонтерлар хәрәкәтенең чишмә башында тора. Хәрәкәт Республикада 2009 елда – Казанның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 үткәрү хокукы өчен көрәштә җиңү яулаганнан соң барлыкка килә, һәм бу аңа үсү өчен көчле этәргеч бирә. Kazan Volunteers Сочида узган 2014 елгы Олимпия уеннары, 2015 елгы су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр Кубогы һәм Россиядә узган FIFA 2018 Дөнья чемпионаты™ матчлары, һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты WorldSkills Kazan 2019 һ.б. оештыруда катнаштылар.

Хәзерге вакытта автоматлаштырылган системада Kazan Volunteers хәрәкәте әләме астында Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдән 81 000 артык актив кулланучы теркәлгән. Хәрәкәт активистлары халыкара һәм Россия дәрәҗәсендәге 630 артык чараны оештыруда катнаштылар, алар исәбендә 1,5 млн. артык эшләнелгән волонтер сәгатьләре.

2021 елда Kazan Volunteers хәрәкәте волонтерлары 35 чарада катнашты. 2021 елда волонтерлар эшләгән сәгатьләр саны 62 225 тәшкил итте. Төрле дәрәҗәдәге чараларны оештыруда 3679 волонтер катнашты (2020 елда – 552 кеше).

Шулай ук 2021 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 волонтерлар программасы гамәлгә ашырылды. Чараны рәсми рәвештә күчергәнчегә кадәр волонтерлар белән эшләү һәм униформа белән тәэмин итү идарәсе 97 илдән һәм Россия Федерациясенең 82 субъектыннан 2200 кеше урынына 5875 заявка алды. 1306 кандидат әңгәмә узды.

4-11 сентябрь көннәрендә Казанда БДБ илләренең I Уеннары узды. БДБ илләренең I Уеннарының волонтерлар кампаниясе кысаларында Россиянең 43 төбәгеннән 4674 кандидат заявка җибәрде. Волонтерлар командасына 1074 кеше сайланып алынды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте