ТАССР оешуга 100 ел уңаеннан Россия Банкы әйләнешкә истәлекле 3 сумлык көмеш тәңкә чыгарды

ТАССР оешуга 100 ел уңаеннан Россия Банкы әйләнешкә истәлекле 3 сумлык көмеш тәңкә чыгарды
Төркем:Мәдәният
Басылган датасы:

ТАССР оешуга 100 ел уңаеннан Россия Банкы әйләнешкә истәлекле 3 сумлык көмеш тәңкә чыгарды. 925 нче пробалы (31,1 грамм чиста көмеш) тәңкәнең алгы ягында Россиянең Дәүләт гербы сурәтләнгән. Икенче ягында – рельефлы сурәт: милли костюмнар кигән яшьләр татар биюе башкаралар. Арткы планда – Казан Кремле ансамбле. Тәңкәнең өске өлешендәге Татарстан гербы лазерлы тоныкландыру (“лазерное матирование”) техникасы буенча эшләнгән. Тәңкә “пруф” (тәңкә сугуның яхшыртылган сыйфатлы технологиясе) сыйфатында эшләнгән.

“Россия Банкының истәлекле тәңкәләрендә Татарстан өчен мөһим вакыйгалар, аның мәдәнияте һәм уникаль архитектура һәйкәлләре чагылыш тапты. Быел республика оешуга 100 ел тулуга багышланган тәңкә чыгарылды, аңарда татар мәдәниятенең бер элементы – халык биюе сурәтләнгән”, – дип билгеләп узды Бүлекчә – Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Россия Банкы төрле елларда Татарстан һәм Казанга багышланган егермедән артык истәлекле тәңкә чыгарды. Мәсәлән, ТР гербы төшкән “Татарстан Республикасы” тәңкәсе “Россия Федерациясе” дип аталган тәңкәләр сериясенә керде. “Казан” дигән тәңкә шәһәрнең меңъеллыгына чыгарылды һәм “Россиянең борынгы шәһәрләре” сериясендә тәкъдим ителде.

Моннан тыш, Казанда 2013 елда узган Бөтендөнья җәйге Универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре чемпионаты, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган тәңкәләр чыгарылды. Россия Банкы тәңкәләрендә Казан Кремле, Бөек Болгар, Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры, Казан дәүләт университеты һәм Татарстан Республикасының башка әһәмиятле һәм истәлекле урыннары сурәтләнде.

Чыгарылган тәңкәләр турында тулы мәгълүматны Россия Банкы сайтында табарга мөмкин.

“ТАССР оешуга 100 ел” сайты материаллары буенча “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте