Владимир Леонов һәм Максим Денисов матбугат конференциясендә Татарстандагы спорт елына нәтиҗә ясадылар

Владимир Леонов һәм Максим Денисов матбугат конференциясендә Татарстандагы спорт елына нәтиҗә ясадылар
Басылган датасы:

Бүген узган матбугат конференциясендә ТР спорт министры Владимир Леонов һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Максим Денисов Татарстан Республикасындагы спорт елына нәтиҗә ясадылар. Моннан тыш, Татарстан Республикасының ММЧ, Татарстан Республикасының Махсус Олимпиада атлетлары, ТР Спорт министрлыгы һәм Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе командалары флорбол буенча иптәшләр матчында катнашты. Турнирда җиңүгә ТР Спорт министрлыгы иреште.

“Узып баручы ел җиңел булмады һәм зур вакыйгаларга бай булды. Без үзебезнең барлык проектларыбыз өстендә бергә эшләүче Россиянең спорт министрлыгындагы хезмәттәшләребезгә бик рәхмәтле. Быел без Казан территориясендә генә түгел, ә барлык республика территориясе буенча Универсиада вакытыннан соң күрелмәгән спорт инфраструктурасын төзү буенча зур эшләр алып бардык. Гомуми карантин, чикләр ябылуга карамастан, без халыкара мәйданда да, Россия чемпионатларында да уңышларга ирешә алдык. Без беренчеләрдән булып спортчылар өчен объектлар ачтык, спорт мәктәпләрен ачтык һәм тамашачыларны трибуналарга кире кайтардык. Бу ел өчен рәхмәт әйтәбез һәм оптимизм белән алга барабыз. Безне Олимпия уеннары елы, күп кенә дөнья кубоклары көтә, шуңа спорт өлкәсен үстерү буенча зур эшебезне алып баруны дәвам итәбез”, – дип билгеләп узды ТР спорт министры Владимир Леонов.

Максим Денисов үз чиратынла киләсе ел дәвамында һәм 2022 елның башында үткәрергә планлаштырылучы халыкара чаралар турында сөйләде. “Алдан ук әйтеп куясым килә: чараларны оештырган вакытта таләп ителүче барлык иминлек чаралары да үтәләчәк; алар Роспотребнадзор, Россиянең Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте таләпләре нигезендә үтәчәк”, – дип билгеләп үтте Дирекция башлыгы.

Инде февральдә үк Казан кышкы спорт төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасын кабул итәчәк. Бу Махсус Олмпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2022 алдыннан уздырылучы тест ярышлары.

“Татарстан Респбуликасы өчен 2022 елда Казанда Махсус Олмпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрү яңалыгы зур шатлык булды. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләр өчен ярышлар бик мөһим, моңа җитди һәм җентекле әзерлек таләп ителә. Без өстебезгә куелган җаваплылыкны бик яхшы аңлыйбыз”, – дип өстәде ул.

Дөньядагы катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Халыкара Махсус Олимпиада 2021 елның февралендә үтәчәк Спартакиадада чит ил атлетлары катнашмаулары турында карар кабул итте. Ярышларда бары тик Россия атлетлары гына катнашачак.

Тест чарасын үткәрү 2022 елгы Уеннар алдыннан җайланмалар, персонал һәм эшчәнлек оештыруны тикшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Спартакиада 3-8 февраль көннәрендә 6 спорт төре (карда йөргечләрдә йөгерү, тау чаңгысы спорты, чаңгы ярышлары, сноуборд, фигуралы шуу һәм шорт-трек) буенча узачак. Атлетларның якынча саны – 800 кешегә кадәр. Ярышлар 4 объектта үтәчәк: “Казан” тау чаңгысы һәм спорт-сәламәтләндерү комплексы, уку һәм спорт комплексы “Буревестник” стадионы, “Локомотив” спорт комплексы һәм Спорт сарае.

2021 елгы ярышлар календаре вакыйгаларга бик бай. 2020 елда пандемиягә бәйле рәвештә күчерелгән FINA эгидасы астындагы ярышлар (дөнья серияләре этаплары) дәвам итәчәк. 2021 елда FINA эгидасы астында суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабы (19-21 март), синхрон йөзү буенча FINA дөнья сериясе этабы (16-18 апрель) һәм йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы (28-31 октябрь) үтәчәк.

Казанда шулай ук FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге эшли, аның Татарстанда ачылганына инде ике ел булды. Үзәкнең төп бурычы – су спорт төрләрендә зур милли казанышлары булмаган илләрдән килгән спортчыларның потенциалын нәтиҗәле ачу өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук Россия һәм күрше-тирә илләр тренерлары һәм судьялары квалификация дәрәҗәсен күтәрү, тренерлар һәм судьялар өчен белем бирү программалары үткәрү. FINA карары буенча Казанның халыкара спортчылар командасы Грузия, Нигерия, Гватемала, Әфганстан, Төньяк Македония, Черногория, Руанда, Ангола, Гана, Таҗикстан, Албания, Колумбия, Венесуэла, Литва һәм Кубадан килгән 13 йөзүче һәм 7 суга сикерүче белән тулыланырга тиеш. Алар ел дәвамында FINA су спорт үзәге тренерлары җитәкчелеге астында шөгыльләнәчәк дип планлаштырыла.

2020 ел Татарстанда экстремаль спорт төрләре үсеше өчен әһәмиятле ел булды – Казанда “УРАМ” паркы ачылды. Әлеге мәйданчыкта I Бөтенроссия урам уеннары узды, анда Россиянең егермедән артык төбәгеннән 1074 спортчы катнашты. Ике ярыш көне эчендә Уеннарда 8 меңнән артык тамашачы булып китте. Турыдан-туры трансляция ярдәмендә ярышларны 500 меңнән артык кеше күрде. Әлеге спорт төрләре буенча бөтенроссия федерацияләре уңай фикерләр, фестиваль катнашучылары җылы сүзләр җиткерделәр. Әлеге спорт төрләрен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан Уеннарны ел саен үткәрү планлаштырыла.

Тагын бер мөһим проект 2021 елга күчерелгән иде – бу I БДБ илләре уеннары. Алар 4-11 сентябрь көннәрендә узачак дип планлаштырыла.

Йөзү буенча Европа чемпионаты LEN (25 м) Су спорт төрләре саренда 2021 елның 2-7 ноябрендә үтәчәк. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 19 дисциплина (17 индивидуаль дисциплина һәм 2 эстафета) буенча узачак. Якынча 650-700 кеше катнашыр дип көтелә.

Тулырак Максим Денисов 2022 елгы Махсус Олмпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары ничек оештырылачагы хакында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, федераль дәрәҗәдә әзерлекне Россия спорт министрлыгы координацияли. Махсус Олимпиада хәрәкәте вәкилләре федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярышларга әзерлек эшләрен югары бәялиләр.

Әлеге зур чарада 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчылар) катнашуы көтелә.

Махсус Олмпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары ярышлары үз эченә 7 спорт төрен ала: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү. Уеннарны үткәрү өчен 5 спорт объекты җәлеп ителәчәк: “Свияга” тау чаңгысы һәм спорт-сәламәтләндерү комплексында тау чаңгысы һәм сноуборд буенча ярышлар үтәчәк, “Буревестник” стадионында – карда йөргечләрдә йөгерү, Казан теннис академиясендә – флорбол, Спорт сараенда – фигуралы шуу һәм шорт-трек, ә чаңгы-биатлон комплексында чаңгы ярышлары.

Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары 2022 елның 22 һәм 28 гыйнварында үтәчәк. Аларны уздыру объекты – “Татнефть Арена”. Танатаналар концепциясе эшләнелә.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО өстендә хезмәт куючы тагы бер озак вакытлы социаль проект – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы.

Спорт тармагы алдында торган стратегик бурычларның берсе – халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү коралы буларак ГТО комплексының нәтиҗәлелеген арттыру.

Дирекция башлыгы 2021 елның 11 мартында ГТО Бөтенсоюз комплексының (СССР) Россия территориясенә (1931 ел) кертелүенә нәкъ 90 ел тулуын искә төшерде, аның дәвамы булып кире тергезелгән заманча ГТО комплексы тора.

Киләсе елда Россиянең Спорт министрлыгы тарафыннан ГТО нормативлары буенча тест элементларының физкультура һәм спорт чараларын үткәрү буенча барлык нигезләмәләргә интеграция, шулай ук 2021 елның мартында комплексның 90 еллыгына багышланган ГТО декадасын үткәрү планлаштырыла.

Денисов шулай ук “Союзмультфильм” студиясе белән ГТО комплексының рәсми талисманнары тормышы турында мультсериал ясау эше дәвам ителүен искәртеп үтте. “Сериал концепциясе язылды, персонажлар һәм төп геройлар билгеләнде, аларны цифрлаштыру һәм өчүлчәмле сурәткә күчерү буенча актив эш алып барыла”, – дип хәбәр итте Максим Денисов.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”КБАО матбугат хезмәте