Италия спортчысы Ди Франциска – фехтование буенча Дөнья кубогы этабы җиңүчесе

Италия спортчысы Ди Франциска – фехтование буенча Дөнья кубогы этабы җиңүчесе
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Лондонда узган Олимпия уеннары чемпионы финалда Кытай кызы Юэны отты.

Танылган Италия рапирачысы Элиза Ди Франциска Казанда узучы фехтование буенча Дөнья кубогы этабының шәхси беренчелегендә җиңүче итеп танылды. Бишенче сан астында чәчелгән спортчы “Табло 64”тә Израиль кызы Николь Пустильникны (15:12) отты, соңрак алман спортчысы Леони Эберттан (15:8) өстен калды, чирекфиналда венгрияле Аида Мохамедка (15:3) бернинди дә шанслар калдырмады, ярымфиналда милләттәше Аличе Вольпины (15:7) җиңде һәм финалдагы киеренке көрәштә Кытай кызы Ши Юэдан көчлерәк булып чыкты – 9:8. Әлеге медаль Элиза өчен Казанда яулаган икенча алтын. 2014 елда Татарстан башкаласында узган дөнья чемпионатында ул команда беренчелегендә чемпион калган иде.

“Мин бик бәхетле! Бик нык! Җиңәр өчен күп хезмәт куйдым, әмма бар вакытымны да спортка багышлау авыррак. Мин хәзер әни, улым бар. Мин бәхетле, өйгә кайткач тагы да бәхетлерәк булачакмын. Юэ миңа җитди каршылык күрсәтте, җиңел булмады. Аның ярымфиналда Инна Дериглазованы җиңүе мине гаҗәпләндермәде, чөнки минем Юэ белән элегрәк тә очрашканым бар иде, аның бик талантлы спортчы икәнен беләм. Оештыру ягы бик әйбәт, идеаль диярлек. Иртәгә мин команда беренчелегендә чыгыш ясаячакмын”, – диде Ди Франциска.

Бронза медальләргә Россия спортчысы Аделина Заһидуллина һәм италияле Аличе Вольпи лаек булды.

Дөнья кубогы этабының өченче ярыш көне расписаниесе

23 февраль (команда беренчелеге)

9:00 – башлана

17:00 – финал

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте