Илья Бородин 400 метрны комплекс белән йөзүдә яңа Россия рекорды һәм яшүсмерләр арасында дөнья рекордын куйды

Илья Бородин 400 метрны комплекс белән йөзүдә яңа Россия рекорды һәм яшүсмерләр арасында дөнья рекордын куйды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген, Россия чемпионатының бишенче көнендә, Брянск өлкәсе спортчысы Илья Бородин 400 метр араны комплекс белән йөзү дистанциясендә яңа ил рекорды һәм яшүсмерләр арасында дөнья рекордын куйды – 4:11.50. Спортчы үзенең рекордын яңартты – 4:12.95.

Шунысын искәртергә кирәк, Илья Бородин Казанда инде икенче тапкыр рекордсмен булды – моңа кадәр ул үз осталыгын 200 метр араны комплекс белән йөзүдә күрсәтте.

“400 метрда рекорд көткән идем, тик 200 метрда Россия рекордын куячагыма ышанмадым, – дип белдерде спортчы чыгыштан соң. – Хәзер Олимпиадага сайланып алынырга планнар корам, моның өчен ныклап шөгыльләнергә кирәк. Уеннар финалына эләгү – бу инде башка тарих”.

Икенче урынны Пенза өлкәсе егете Сергей Исаев (4:19.82) алды. Татарстан спортчысы Эдуард Вәлиәхмәтов (4:20.69) бронза призер булды. “Бүгенге нәтиҗә белән генә канәгать, калганнарын яхшыртырга кирәк. 200 метрны комплекс белән йөзүдә берни дә килеп чыкмады, тренер белән анализ ясарбыз инде”, – дип билгеләп үтте ул.

“Карантин вакытында өйдә утырдым, күнекмәләр ясау мөмкинлеге юк иде. Июль башына кадәр даими рәвештә урамда, кайда туры килә, шунда шөгыльләндем. Аннары кайбер бассейннар ачылды, шунда күнекмәләр ясадык. Тулаем эшкә бары август ахырында гына чумдым. Әкренләп кенә формага кайта башладык, әле артык килограммнардан да котылырга кирәк иде, – дип сөйләде Эдуард Вәлиәхмәтов. – Тәнәфестән соң ярышларда берничә ел катнашмаган кебегрәк хис бар иде: көрәш тойгысы югалды, атмосфераны югалттым”.

Ярыш программасы 4×100 метрда ирекле стиль белән йөзүдә хатын-кызлар эстафетасы белән тәмамланды. Җиңүгә 3:42.11 вакытын күрсәткән Санкт-Петербург спортчылары иреште. Пьедесталның икенче баскычына Новосибирск өлкәсе йөзүчеләре (3:43.05) менде. Воронеж өлкәсе кызлары (3:48.77) исә бронза призер булдылар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте