II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) 10-11 июльдә үтәчәк

II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) 10-11 июльдә үтәчәк
Төркем:СпортУрам уеннары
Басылган датасы:

10-11 июль көннәрендә “УРАМ” экстрим-паркында II Бөтенроссия урам уеннары (URBAN GAMES) уза.

Уеннар программасында – 6 спорт төре буенча ярышлар: баскетбол (3×3 дисциплинасы), велосипед спорты (BMХ-фристайл-парк, BMX-узыш-ритм-трек, BMX-фристайл-флэт), роллер спорты (скейт-кросс, роликлы тимераякларда югарырга сикерү, фристайл-слалом), скейтбординг (урам, парк), бию спорты (брейкинг), һава-көч атлетикасы (воркаут). Спортчылар 63 бүләк комплекты уйнатачак.

Уеннар ачылу тантанасы 10 июль көнне сәг. 15.00 узачак. Уеннар кысаларында “УРАМ” экстрим-паркында башка ярышлар да узачак: Red Bull half Court баскетбол турниры, Red Bull Pump Track World Championship этабы, Street floorball league (3*3) флорбол турниры, “урам” һәм “парк” дисциплиналарында скейтбординг буенча “Локомотив” Россия физкультура-спорт җәмгыяте беренчелеге, “буги-вуги” массакүләм спорт дисциплиналарында акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары. Паркта туклану зоналары оештырылачак.

Ярышларга керү бушлай: мәйданчык 10-11 июль көннәрендә сәг.10.00-22.00 эшләячәк. Битлек кию һәм социаль дистанцияне саклау мәҗбүри. Паркка ике яктан кереп булачак: Кремль яр буеннан һәм Подлужная урамыннан. 8-9 июльдә парк монтаж эшләренә ябылачак.

Фестивальгә скутерлар, велосипедлар, роликлар, скейтлар, самокатлар (ярышларда катнашучыларның спорт җиһазларыннан кала), пыяла һәм калай савыттагы эчемлекләр, шулай ук күләме 0,5 л артык пластик савыттагы эчемлекләр, теләсә нинди корал, ут куркынычы тудыра торган һәм пиротехник матдәләр яки эшләнмәләр алып керү тыела. Җитәкләп йөртүче хайваннардан кала, объектка башка хайваннар кертү тыела. Алып керергә ярамаган әйберләрнең тулы исемлеге Уеннар сайтында urbangameskazan.com бастырылган.

⠀Әйберләрне саклык камераларында калдырып булачак (бушлай, 10.00 алып 22.00 кадәр). Объектларда шулай ук велосипед кую урыннары эшләячәк. Саклык камерасына тапшырырга тыелган әйберләрнең тулы исемлеге дә шулай ук рәсми сайтта бастырылган. Автомобильләрне Подлужная урамында “Миллениум” күпере астындагы түләүле парковкаларда һәм Пушкин, 86А адресы буенча урнашкан күпдәрәҗәле паркингта (урыннар саны чикләнгән) калдырып булачак.

Чаралар расписаниесенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Актуаль расписание Уеннарның рәсми сайтында.

“УРАМ” экстрим паркы

“УРАМ” экстрим паркы 8 зонадан тора: скейт-парк, тәҗрибәле һәм өйрәнчек спортчылар өчен ике памп-трек, воркаут һәм паркур өчен мәйданчыклар, стритбол паркы, эйр-парк һәм тренинг-зоналар. Террритория мәйданы якынча 1,9 гектар.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте