Григорий Тарасевич 100 метр араны аркада йөзүдә Россия чемпионы булды

Григорий Тарасевич 100 метр араны аркада йөзүдә Россия чемпионы булды
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты дәвам итә. Икенче ярыш көне ир-атларның 100 метрны аркада үтү дистанциясе белән башланып китте. Җиңүне 53.80 нәтиҗәсе белән Татарстан Республикасын тәкъдим итүче Григорий Тарасевич яулады.

“Ниһаять, чын стартларга барып җиттек, алар, бернигә дә карамастан, планлаштырылганча үтәр дип өметләнәм, – диде Григорий Тарасевич чыгыш ясаганнан соң. – Физик яктан бераз авыррак булды”. Күнекмәләр хакында сөйләгәндә, спортчы “Җыелманың җитәкчелеге ярдәмендә “Озеро Круглое” базасында яхшы эш алып бара һәм кыскартылган сезонга әзерләнә алдык” дип белдерде.

Көмеш призер исеменә Хант-Манси — Югра автономияле округы спортчысы Никита Ульянов (54.34) лаек булды. “Бронзаны” Санкт-Петербург йөзүчесе Максим Фофанов (54.41) яулады.

Хатын-кызлар арасында 200 метр араны баттерфляй белән үткәндә Вологодск өлкәсе кызы Анастасия Марковага тиңнәр булмады. Бу дистанцияне ул 2:10.87 эчендә үтте. “Мондый зур стартларны сагынган идек, бераз дулкынлану бар, – дип белдерде спортчы. – Мондый стартлар инде бер елдан артык үткәрелмәде, киредән җайлашырга өйрәнергә кирәк. Минем бу барып чыкты дип уйлыйм. Илнең яшүсмерләр рекордына бераз гына җитмәде – 0,27. Булыр әле”.

Кемерово өлкәсе спортчысы Александра Сабитова (2:12.33) финишка икенче булып килде. Призерлар өчлегенә шулай ук Самара өлкәсеннән килгән Софья Чичайкина (2:15.27) керде.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте