Фиджитал Уеннар Казанга узыш, көрәш һәм хоккей белән кайтты

Фиджитал Уеннар Казанга узыш, көрәш һәм хоккей белән кайтты
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Казанда халыкара Фиджитал Уеннар башлана. Ярышлар үз эченә өч яңа дисциплина ала: фиджитал-узышлар (Assetto Corsa + картинг), фиджитал-көрәш (Mortal Kombat 11 + MMA) һәм фиджитал-хоккей (NHL 22 + 3*3 хоккей).

  • Россия, Беларусь, Казахстан һәм Иран командалары катнаша;
  • Приз фонды — 5,5 миллион сум;
  • Йолдызлы кунаклар булачак: UFC көрәшчесе Петр Ян; стримерлар Дмитрий Ликс (dmitry_lixxx), Илья Яцкевич (exile) һәм Александр Парадеев (paradeevich); блогер Алексей Столяров; SMP Racing узышчылары Алексей Басов, Сергей Сироткин, Виталий Петров; Олимпия чемпионы Никита Нагорный; автоузышчы Никита Мазепин һәм башкалар;
  • Фиджитал-галәмгә чуму көтелә: ут тамашасы, тулыландырылган чынбарлык белән интерактивлар, косплейлар һәм башка нәрсәләр әзерләнә.

Өч катнаш спорт төре

Исегезгә төшерәбез, яңа формат үзендә классик спорт, киберспорт һәм VR-/AR-технологияләрне берләштерә.

24 ноябрь көнне Фиджитал Уеннарны яңа форматтагы узышлар ачып җибәрәчәк: катнашучыларга картингта 20 әйләнеш һәм Assetto Corsa симуляторы базасында 10 виртуаль әйләнеш узарга кирәк булачак. Соңрак, 26 ноябрь көнне, фиджитал-көрәш кысаларында көрәшчеләр Mortal Kombat 11 уенында бер көрәш уздырачак һәм аннан соң үзләренең физик әзерлекләрен MMA кагыйдәләре буенча көрәштә күрсәтәчәк. Ә инде декабрьдә яңа форматтагы хоккей турниры узачак — спортчылар Threes Eliminator режимында NHL 22 уенын уйнаячак һәм аннан соң бозга 3*3 хоккей уйнарга чыгачак.

Командалар

Фиджитал-узышлар төрле ил һәм төбәк спортчыларын берләштерде: команда составларына дүрт ил һәм Россиянең 12 шәһәреннән булган катнашучылар керде. Узышлар: Мәскәү (Nipples Racing, Demi Racing, SMP Racing, K.N. Racing), Санкт-Петербург (SMP Racing Esports, Zorro Racing), Казан (Ek-Alga), Южно-Сахалинск (SMP Racing), Таганрог (Demi Racing), Пермь һәм Түбән Новгород (RaceSide), Краснодар (SMP Racing Esports и K.N. Racing) һәм Рязань (Zorro Racing). Көрәш: Казан (Alliance), Крымск һәм Кисловодск (Brave Heart), Буйнакск (MK Team).

Махсус кунаклар

Махсус кунаклар сыйфатында чараларга популяр спортчылар, блогер һәм стримерлар, шул исәптән UFC көрәшчесе Петр Ян, стримерлар Дмитрий Ликс (dmitry_lixxx), Илья Яцкевич (exile) һәм Александр Парадеев (paradeevich), блогер Алексей Столяров, SMP Racing программасының иң яхшы автоузышчылары Алексей Басов, Сергей Сироткин һәм Виталий Петров, Олимпия чемпионы Никита Нагорный, “Формула-1” 2021 дә чыгыш ясаган һәм «Ефәк юлы» 2022 раллиенда җиңгән автоузышчы Никита Мазепин һәм башкалар киләчәк.

Фиджитал Уеннар “Киләчәк Уеннары” проекты каналларында, шулай ук VK мәйданчыкларында — VK Play и VK да трансляцияләнәчәк. Ярышларны https://gof.vkplay.ru/ сылтамасы аша күзәтеп булачак.

Фиджитал-ярышларны үз күзләре белән күрү өчен, тамашачылар билетларны рәсми сайттан ала ала: https://gamesofuture.com/