Евгения Чикунова Казанның Су спорт төрләре сараенда 100 метрны брасс белән йөзү дистанциясендә җиңүгә иреште

Евгения Чикунова Казанның Су спорт төрләре сараенда 100 метрны брасс белән йөзү дистанциясендә җиңүгә иреште
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Бүген Россия чемпионатында 100 метр араны брасс белән йөзү нәтиҗәләре буенча мактау пьедесталының өч баскычына да Санкт-Петербург вәкилләре күтәрелде.

Евгения Чикунова дистанцияне 1:06.63 нәтиҗәсе белән җиңде. “Әлбәттә, җиңү – ул шатлык. Бәлки, җиңү җиңел кебек тоеладыр, ләкин бу алай түгел. Көндәшләрем көчсез дип әйтә алмыйм, бүген Маша Темникованың сулышын гел тоеп бардым”,  – дип сөйләде спортчы.

Икенче булып финишка Мария Темникова (1:07.28) килде. Призерлар өчлеген Дарья Чикунова (1:08.11) йомгаклады.

Ир-атлар арасында 50 метрны аркада барысыннан да иң тизе булып – 24.77 вакыт эчендә – Татарстан өчен чыгыш ясаучы Григорий Тарасевич йөзеп үтте. Бу спортчы өчен чемпионатта икенче “алтын” – моңа кадәр ул 100 метр араны аркада йөзү дистанциясендә җиңү яулады.

“Йөзү болай үзе әйбәт килеп чыкты, вакытны да яхшырта алдым, кайбер элементлар, аерым алганда, кагылу килеп бераз килеп чыкмады”, – дип билгеләп үтте спортчы. Ул формага кире кайтырга “Озеро Круглое” базасында үткән җыеннар булышты дип сөйләде. “Мондый озак тәнәфестән соң йөзү осталыгы юкка чыккан сыман тоела. Безнең спорт төре шундый: ике атна йөзмәсәң, ул ике ай булып тоела, ә ике ай йөзмәсәң – яңадан башлыйсың кебек. “Озеро Круглое” базасындагы җыеннарда йөзә-йөзә шомардык, төрле элементлар белән эшләдек, формага кире кайттык”, – диде ул.

“Көмеш” Мурманск өлкәсе вәкиле Павел Самусенкода (25.09), ә “бронза” Хант-Манси – Югра автономияле округы йөзүчесе Никита Ульяновта (25.17).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте