Бүген Россия чемпионатында 100 метр араны брасс белән йөзү нәтиҗәләре буенча мактау пьедесталының өч баскычына да Санкт-Петербург вәкилләре күтәрелде.
Евгения Чикунова дистанцияне 1:06.63 нәтиҗәсе белән җиңде. “Әлбәттә, җиңү – ул шатлык. Бәлки, җиңү җиңел кебек тоеладыр, ләкин бу алай түгел. Көндәшләрем көчсез дип әйтә алмыйм, бүген Маша Темникованың сулышын гел тоеп бардым”, – дип сөйләде спортчы.
Икенче булып финишка Мария Темникова (1:07.28) килде. Призерлар өчлеген Дарья Чикунова (1:08.11) йомгаклады.
Ир-атлар арасында 50 метрны аркада барысыннан да иң тизе булып – 24.77 вакыт эчендә – Татарстан өчен чыгыш ясаучы Григорий Тарасевич йөзеп үтте. Бу спортчы өчен чемпионатта икенче “алтын” – моңа кадәр ул 100 метр араны аркада йөзү дистанциясендә җиңү яулады.
“Йөзү болай үзе әйбәт килеп чыкты, вакытны да яхшырта алдым, кайбер элементлар, аерым алганда, кагылу килеп бераз килеп чыкмады”, – дип билгеләп үтте спортчы. Ул формага кире кайтырга “Озеро Круглое” базасында үткән җыеннар булышты дип сөйләде. “Мондый озак тәнәфестән соң йөзү осталыгы юкка чыккан сыман тоела. Безнең спорт төре шундый: ике атна йөзмәсәң, ул ике ай булып тоела, ә ике ай йөзмәсәң – яңадан башлыйсың кебек. “Озеро Круглое” базасындагы җыеннарда йөзә-йөзә шомардык, төрле элементлар белән эшләдек, формага кире кайттык”, – диде ул.
“Көмеш” Мурманск өлкәсе вәкиле Павел Самусенкода (25.09), ә “бронза” Хант-Манси – Югра автономияле округы йөзүчесе Никита Ульяновта (25.17).
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте