Арианна Эрриго: “Бар Италия җыелмасына да югары бәя бирер идем”

Арианна Эрриго: “Бар Италия җыелмасына да югары бәя бирер идем”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Рапира белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабының команда беренчелеге җиңүчесе, Италия спортчысы Арианна Эрриго үз командалары чыгышыннан алган тәэсирләр хакында сөйләде.

– Арианна, җиңү белән котлыйбыз. Шәхси һәм команда беренчелегендә үз чыгышыгызны ничек бәялисез?

– Шәхси ярышлар планлаштырганча яхшы килеп чыкмады, әмма мин команда беренчелегендәге чыгышым белән бик канәгать. Бүген командабызга югары бәя бирер идем. Без барлык очрашуларны да зур ышаныч белән үткәрдек һәм җиңдек.

– Күпләр команда беренчелеге финалында Россия җыелмасын көткән иде. Аның иртәрәк оттыруына гаҗәпләндегезме?

– Финалда Россиянең булмавы мине дә гаҗәпләндерде. Дөнья рейтингында бу команда беренче сан астында. Мин аларны беренче урын өчен көрәшерләр дип уйлаган идем.

– Сезне Казанда ничек каршы алдылар? Оештыру күзлегеннән турнир ничек узды?

– Миңа Казан бик ошый. Бу шәһәрне яратам. Мин 2014 елда биредә дөнья чемпионы булган идем. Дөнья кубогының әлеге этабын оештыручыларга яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте