Александра Хайлова Россия чемпионатында 1500 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә җиңү яулады

Александра Хайлова Россия чемпионатында 1500 метр араны ирекле стиль белән йөзүдә җиңү яулады
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Казанда узучы йөзү буенча Россия чемпионатының бишенче көненең кичке программасын хатын-кызларның 1500 метр араны ирекле стиль белән йөзүләре ачты. Барысыннан да тизрәк – 16:35.38 эчендә – дистанцияне Санкт-Петербург спортчысы Александра Хайлова йөзеп үтте.

“Таң калырлык – 4 атна эчендә нәтиҗәмне 20 секундка яхшырттым! Күнекмәләр һәм җиңүгә омтылыш булышты. Мин үз-үземә ышандым һәм башкарып чыга алдым”, – дип чыгыштан соң уртаклашты үз кичерешләре белән спортчы. “Карантин вакытында өйдә шөгыльләндек, Zoom аша, йөгердем, авыр иде, ләкин без моның аша үтә алдык”, – дип билгеләп үтте Александра Хайлова.

Икенче булып финишка Волгоград өлкәсе йөзүчесе Яна Курцева (16:40.47) килде. “Бронза” Пермь крае вәкиле Екатерина Сорокинада (16:47.91).

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте