Аделина Заһидуллина: “Беренче ярыш алдыннан ничек җиңелмәскә икән дип уйладым”

Аделина Заһидуллина: “Беренче ярыш алдыннан ничек җиңелмәскә икән дип уйладым”
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Аделина Заһидуллина рапира белән фехтование буенча Дөнья кубогы этабының бронза призеры булды һәм үзенең чыгышыннан алган кичерешләр белән уртаклашты.

–   Аделина, сез бронза медаль яуладыгыз. Сез үзегезнең чыгышыгыз белән канәгатьме?

– Мин чыгышым белән канәгать. Соңгы вакытларда мин финал сигезлеккә эләккәләдем, әмма шәхси турнирларда призлы урыннар күптән булмады.

–  Экспертлар билгеләп үткәнчә, сезнең медальгә таба юлыгызда бик көчле көндәшләр очрады. Мондый киеренкелекне ничек җиңә алдыгыз?

–   Концентрация сакларга кирәк иде. Финал яки киләсе матч турында түгел, ә бары тик киләсе кадау турында гына уйларга тырыштым. Мондагы һәм хәзерге кадау хакында.

–   Сез ярымфиналда 2-0 исәбе белән отып бара идегез, әмма Кытай кызы Ши Юэны җиңә алмадыгыз. Нәрсә килеп чыкмады?

–  Ярымфиналда мин ардым, концентрацияне югалттым, үземне мәҗбүр итә алмадым. Аяклар да авырта башлады. Мин аяк киемемнең олтыракларын да ташладым, авыр булды. Әмма мин ни эшләргә кирәклеген белә идем, куып тотарга тырыштым. Куып тотарга тырыштым, чөнки җиңә алырмын дип ышандым.

–    Юэ Россия җыелмасы лидеры Инна Дериглазованы да отты. Аның уңыш сере нәрсәдә?

–    Юэ бүген яхшы формада иде. Инна Дериглазованы “уртача” форма белән җиңү мөмкин түгел. Курыкмыйча әйтә алам, ул бүген беренче номер, үзен бигүк яхшы хис итмәсә дә, ул бик көчле. Кытай кызы үзен яхшы хис итте, яхшы формада иде.

–    Трибуналар сезгә көч биреп торды. Моны сиздегезме?

–   Мин үзем Башкортстаннан, ә ул Татарстаннан ерак түгел. Трибуналарда минем дусларым күп иде, һәм беренче матч алдыннан ничек оттырмаска икән дип уйладым. Килгән дусларымның кәефен төшерәсе килмәде.

–  Сез инде иртәгә үк Россия җыелмасы өчен командалы ярышларда чыгыш ясаячаксыз. Тернәкләнеп өлгерәчәксезме?

–  Командалы ярышларга тернәкләнү һәм Россия җыелмасына ярдәм итү өчен, хәлемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен.

–    Фехтование буенча Дөнья кубогы этабының оештыру ягы хакында ни әйтерсез?

–    Оештыру ягы шәп. Хәтта артык шәп. Чит ил вәкилләре дә ярышлар үткәрү дәрәҗәсен билгеләп уздылар. Командаларны тәкъдим итү дә, гимннар да булды, бар нәрсәнең дә күңел биреп эшләнелгәне сизелә. Һәм кагыйдәләр буенча!

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте