Хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы

Хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы
Дата:

2022 елның 6-11 июнь көннәрендә Казан шәһәре хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасын кабул итәчәк. Чараның спорт программасы 7-10 июнь көннәрендә «КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексында узачак. Ярышларда 8 яшь һәм аннан олырак спортчылар һәм юнифайд-партнерлар катнашачак.

Турнир турында

Әлеге чара «Спорт – тормыш нормасы» проекты кысаларында үткәрелә. Турнирның максатлары – сәламәтлекне яхшырту һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләрне физик тәрбиягә һәм спортка җәлеп итү.

2021 елның 3-6 июнь көннәрендә Сочи шәһәрендә Россия Махсус Олимпиада уеннарының хатын-кызлар командалары арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» Бөтенроссия турниры беренче тапкыр үтте. Ярышларда Россиянең биш төбәгеннән килгән, Владимир, Краснодар, Омск, Свердловск өлкәләреннән һәм Санкт-Петербург шәһәреннән, командалар катнашты.

Чараны оештыручылар: Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Россия Махсус Олимпиадасы, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО.

Урнашу

Универсиада авылы делегацияләр урнашу төп урыны.

Игътибар итегез, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләренә туры китереп, объектта битлек режимы кертелгән, урнашканда һәм гомуми көн дәвамында, тән температурасы контактсыз термометр белән тикшерелә, җәмәгать урыннарында дезинфекцияләү чаралары урнаштырылган, кунаклар һәм торак йортлар хезмәткәрләре социаль дистанциясен күзәтә.

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 2.07 MB Ярышларның нигезләмәсе
Файл: vnd.openxmlformats-officedocument.spreadsheetml.sheet. Файлның зурлыгы: 13.05 KB Ярышлар расписаниесе