Универсиада авылы

Универсиада авылы
Универсиада авылы
  • Эксплуатациягә тапшырылган: 06.2013
  • Гомуми мәйданы: 53 га

Универсиада авылы Казанда уздырылган Бөтенроссия һәм Халыкара чараларда катнашучы делегацияләре урнашу өчен төп торак объекты.

Универсиада авылы территориясе үзенең ландшафт композициясе һәм дизайны белән уникаль һәм бик уңайлы урынга ия. Объект шәһәр үзәгеннән 7,1 км ераклыкта урнашкан. Универсиада авылыннан Казан халыкара аэропортына һәм Казан тимер юл вокзалына 20 минутта барып җитеп була. Җәмәгать транспорты тукталышлары, метро станцияләре, кибетләр, сәүдә үзәкләре һәм рестораннар якын тирәдә урнашкан.

Универсиада авылы 2013 елның XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиада спортчыларын һәм делегацияләрен урнаштыру өчен төзелгән. Универсиадага кадәр һәм аннан соң Универсиада авылы Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары өчен тулай торак булып кала.

Уңайлыклар:

  • супермаркет
  • үзеңә үзең хезмәт күрсәтү кер юу йортлары
  • почта
  • кафе
  • холларда телевизорлар
  • Wi-Fi

Универсиада авылы территориясендә тәмәке тарту һәм алкоголь эчү тыела.

Арттырылган куркынычсызлык чаралары – Универсиада авылының иң мөһим өстенлекләренең берсе. Биналарның һәрберсе янгын сигнализациясе, видеокүзәтү һәм саклау посты белән җиһазландырылган.

Адрес Казан шәһәре, Универсиада авылы
Телефон +7 (843) 237-80-27
Ничек барып җитәргә «Универсиада авылы» Академик Парин урамыннан: 47 нче маршрут автобусы, 8 нче маршрут троллейбусы;
«Академик Парин урамы» Хөсәин Мавлютов урамыннан: 4, 5, 22, 47, 55, 74, 77 нче маршрут автобуслары, 8 нче маршрут троллейбусы;
«Универсиада авылы» Җиңү Проспектыннан: 4, 22, 33, 34, 37, 45, 47, 55, 103, 111с, 197, 509, 559 нчы маршрут автобуслары; 188 нче маршрутка; 8 нче маршрут троллейбусы.