Хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы

Хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

7-10 июнь көннәрендә хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы Казанның “КАИ ОЛИМП” мәдәни-спорт комплексында уза.

Хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасында 188 спортчы, 59 тренер, 19 хөкемдар һәм 70 волонтер катнаша. Хатын-кызлар арасында мини-футбол ярышларына Россиянең 7 төбәгеннән 12 команда җыелды. Бию спортында илнең 13 төбәгеннән 104 спортчы һәм юнифайд-партнер катнаша. Махсус спортчылар Спартакиадага Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән килде – Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Удмурт Республикасы, Алтай крае, Красноярск крае, Пермь крае, Владимир өлкәсе, Липецк өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Омск өлкәсе, Орёл өлкәсе, Ростов өлкәсе, Самара өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Ульяновск өлкәсе. Казандагы ярышларда катнашучылар Универсиада авылында урнашалар.

Ярышлар “Спорт – тормыш нормасы” проекты кысаларында үткәрелә. Спартакиаданың төп максаты – инклюзив спорт идеясын алга чыгару һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган кешеләрне спорт аша берләштерү.

«Спортчылар өчен без Казанда булган иң яхшы спорт объектларын сайладык, алар анда ярышлардан хозурланачак дип ышанабыз. Хатын-кызлар арасында мини-футбол ярышларын без икенче тапкыр үткәрәбез. Узган елны ярышларда 5 команда катнашты, быел Россиянең 7 төбәгеннән 12 команда катнаша. Бию спортын беренче тапкыр үткәрәбез. Бүгенге көндә Россиянең 13 төбәгеннән 100 дән артык катнашучыларның килүенә без бик шатбыз, һәм бу әле башлану кына! Без үсәбез, хәрәкәтебез алга бара, һәм ел саен катнашучылар саны арта бара», дип Россия Махсус Олимпиада генераль директоры Егор Лебедев үз фикерләрен уртаклашты.

Спартакиада катнашучыларын Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов каршы алды: «Бу ярышлар сезнең өчен көндәшлек рухында гына түгел, ә аралашу һәм республикабызның башкаласы – Казан шәһәре – белән танышу рухында үтсен».

Ольга Павлова, Татарстан Республикасында «Балалар спорты» федераль проектының координаторы, Россиянең атказанган тренеры: «Бүген Казанда үткәрелә торган вакыйгалар җәмгыятьнең җитлеген күрсәтә. Россия Махсус Олимпиадасына шундый шәп вакыйгалар Казанга килү өчен без бик рәхмәтле. Без инклюзия турында уйлыйбыз, беренче инклюзив башкала булырга хыялланабыз, һәм моның өчен барысын да эшлибез».

Россиянең Махсус Олимпиадасы бию спорты буенча ярышларны беренче тапкыр үткәрә. Быел илнең 13 төбәгеннән 100 дән артык гариза тапшырылды. Вадим Пермяков, Бию спорты һәм акробатик рок-н-ролл федерациясенең башкаручы директоры: «Бу ярышлар бер-берсенә игелек һәм хөрмәт рухында үткәрелә. Паркетта һәм футбол кырында барлык ярыш көннәрендә искиткеч спортчылар катнаша. Барлык тамашачыларга да бу чара ошар дип ышанам!»

Хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы 2021 нче елның 3-6 июнь көннәрендә Сочи шәһәрендә үтте. 2022 нче елда катнашучылар саны икеләтә артты – илнең 7 төбәгеннән 12 команда Казанга килде.

Организаторами Всероссийской Спартакиаде Специальной Олимпиады по женскому мини-футболу «Матч Добра» и танцевальному спорту выступают Министерство спорта РФ, Специальная Олимпиада России, Министерство спорта РТ, АНО «Дирекция спортивных и социальных проектов».

Хатын-кызлар арасында мини-футбол буенча «Игелек матчы» һәм бию спорты буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасын Россия Федерациясе спорт министрлыгы, Россия Махсус Олимпиадасы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО.

Россия Махсус Олимпиадасы турында

Россия Махсус Олимпиадасына нигез 1999 елда салына, һәм ул бөтендөнья хәрәкәттә иң зур милли программаларның берсе булып тора. Россиядә ил буенча физик культура белән шөгыльләнүче һәм акыл үсешендә үзенчәлекләр булган якынча 130 мең зат исәпләнелә. Ел саен алар өчен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм ил күләмендә якынча 5 мең спорт чарасы уздырыла. Хәзерге вакытта Россиянең 67 төбәгендә әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче бүлекчәләр эшли. Акыл үсешендә үзенчәлекләр булган Россия атлетлары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнашалар һәм беренче урыннар яулыйлар.

Махсус Олимпиада ел әйләнәсе акыл үсешендә үзенчәлекләр булган балалар һәм олыларга Олимпия уеннары программасына кертелгән спорт төрләре буенча әзерлек алып барырга булыша. Россиядә инде хәзердән үк киләчәктә Махсус Олимпиадада катнашачак спортчыларның күнекмәләре үтә. Россия Махсус Олимпиадасы рәсми сайты: https://specialolympics.ru/.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО матбугат хезмәте