Италия җыелмасы рапирачылары Дөнья кубогы этабында алтын яуладылар

Италия җыелмасы рапирачылары Дөнья кубогы этабында алтын яуладылар
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

Италияле фехтование осталары Дөнья кубогы этабының команда беренчелегендә иң яхшылары булдылар.

Казанда узучы фехтование буенча Дөнья кубогы этабының соңгы көнендә 18 җыелма катнашында команда беренчелеге узды. Алар төшеп калу турниры үткәрделәр, анда медальләрдән кала, Олимпия уеннарына юллама алу өчен балллар да уйнатылды. Кайбер командалар өчен бу быелгы Олимпиадага эләгү өчен соңгы мөмкинлек иде, шуңа күрә нәтиҗә өчен җаваплылык бик зур иде.

“Табло 16”да турнир хуҗасы булган Россия җыелмасы ышанычлы рәвештә Румыния командасын отты (43:27), италиялеләр Үзбәкстан спортчыларыннан өстен калдылар (45:19), ә Олимпиадага сайланып алыну өчен баллларга аеручы мохтаҗ булган Польша белән Венгрия көчле Корея һәм Кытай командаларын җиңделәр.

Нәкъ менә Польша җыелмасы катлаулы чирекфиналда 42-41 исәбе белән отып, Россия җыелмасын медальләр өчен көрәштән төшереп калдырды.

“Без төп бурычны вакытыннан алда үтәдек, бу турнирның максаты – конкрет спортчыларга каршы фехтование дәрәҗәсен күтәрү иде. Польша җыелмасы – лаеклы команда. Без күңелебезне артык төшермәдек, чөнки төп бурычыбыз – Олимпиадага әзерлек”, – дип сөйләде рапира белән фехтование буенча Россиянең хатын-кызлар җыелмасы баш тренеры Дмитрий Шевченко.

Ярымфиналга шулай ук АКШ, Франция һәм Италия җыелмалары чыкты. Американнар ярымфиналда Польша командасын җиңделәр – 45:36, ә Италия командасы ышанычлы рәвештә Франция рапирачыларын отты – 45:28. Финалда италиялеләргә тиңнәр юк иде – алар АКШ командасыннан көчлерәк булып чыктылар (45:27). Бронзаны киеренке көрәштә француз рапирачылары яулады, һәм Польша өчен бу җиңелүнең бәһасы – Олимпия юлламасы иде.

“Олимпиадага сайланып алыну балллар саны буенча бара, һәм Польша спортчылары аларны узып китмәсеннәр өчен, венгриялеләргә билгеле бер балл тупларга кирәк иде. Бронза өчен көрәштә Польша Францияне җиңгән булса, алар Олимпиадага эләгерләр иде”, – дип сөйләде Дмитрий Шевченко.

Россия җыелмасы 5-8 нче урыннар өчен көрәштә Япония һәм Венгрия спортчыларын отты, әмма Олимпия уеннарына юлламаны нәкъ менә венгриялеләр алды.

Фехтование буенча Дөнья кубогы этабы, команда беренчелеге, рапира:

1. Италия (Мартина Батини, Элиза Ди Франциска, Арианна Эрриго, Аличе Вольпи)

2. АКШ (Иман Блоу, Жаклин Дубрович, Ли Кифер, Сабрина Массиалас)

3. Франция (Анита Блаз, Астрид Гюйар, Полин Ранвье, Изаора Тибус)

4. Польша

5. Россия

6. Венгрия

7. Япония

8. Германия

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте