“Тулпар” стадионы

“Тулпар” стадионы
“Тулпар” стадионы
  • Файдалануга тапшырылган: 16.02.2011
  • Бинаның гомуми мәйданы: 1 840 м2
  • Сыйдырышлыгы: 3 275 кеше

“Тулпар” стадионы (татарчадан тәрҗемәсе – “Пегас”, канатлы ат) шул исемдәге универсаль спорт комплексының бер өлеше булып тора. Ул Россиядә регби белән шөгыльләнү өчен каралган аз күләмдәге махсуслаштырылган мәйданнарның берсе буларак тәкъдим ителә.

Cтадион үз эченә ясалма өслекле һәм регби өчен бүленешләре булган уен кырын (130х70м), шулай ук 3 275 тамашачы урынына исәпләнгән трибуналарны ала. Трибуналарга каршы зур табло урнаштырылган. Трибуна асты мәйданында спортчылар өчен чишенү-киенү бүлмәләре, судьялар өчен бүлмәләр, медицина кабинетлары, конференцияләр залы, ярдәмче бүлмәләр урын алган.

2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыру кысаларында “Тулпар” стадионы регби буенча ярышларны кабул итте. 2015 һәм 2017нче елда объект хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабын уздыру урыны булды. 2016 елда биредә “Динамо” РОРМБЯСМ Кубогына яшүсмерләр турниры үткәрелүе белән истә калды. Шулай ук стадионда “Регби-7 буенча Югары лига Чемпионаты” Бөтенроссия ярышларының 1нче туры (2018), регби-7 буенча Идел буе федераль округы чемпионы исеменә ярышлар (2018), 14 яшькә кадәрге егетләр арасында регби буенча «Көмеш дулкын» Кубогына Идел буе федераль округы беренчелеге (2018), ир-атлар командалары арасында регби-7 буенча Татарстан Республикасы чемпионаты (2021), 2022-2023нче елгы ТР Студентлар регби лигасы сезоны, Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгариф оешмалары арасында регби буенча чемпионат (2023) һәм башка чаралар узды.

Хәзерге вакытта стадионда “Динамо-Энергия” (регби) БЯСМ, “Спектр” (регби) БЯСМ һәм “Приволжанин” (футбол) БЯСМ укучылары шөгыльләнә, биредә баскетбол, нәфис гимнастика, көрәш төрләре буенча дәресләр үткәрелә.

Адрес Казан шәһ., Рауис Гәрәев ур., 76 йорт
Телефон +7 (843) 221-31-03
Ничек барып җитәргә Остановка «Ферма-2»: автобусы № 22, 33, 34, 37, 45, 55