Пляж волейболы буенча 18 яшькәчә уенчылар өчен 2017 елдагы Европа беренчелеге

Пляж волейболы буенча 18 яшькәчә уенчылар өчен 2017 елдагы Европа беренчелеге
Дата:

2017 елның 23-27 нче август көннәрендә Казанда Пляж волейболы буенча 18 яшькәчә уенчылар арасында Европа беренчелеге узды. Ярышлар Су спорт төрләре сараена (Сибгать Хәким ур., 70) керү юлының уң ягында урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгенең ярышлар өчен каралган 5 кортында үтте.

Беренчелектә Европаның 33 иленнән 128ләп иң яхшы пляж волейболчылары катнашты. Европа чемпионы титулына үз яшь төркемнәрендә 32 егетләр һәм 32 кызлар командалары көрәште. Ярышларга 28 милли һәм 16 халыкара судья бәя бирде.

 

Басылган датасы: Төркем: Роликлар
Видео вакыты: 00:00

Чемпионат турында

18 яшькәчә булган уенчылар арасында пляж волейболы буенча Европа беренчелеге дәрәҗәле ярыш булып тора, анда зур спортның булачак йолдызлары үз осталыкларын күрсәтәләр. Чемпионат ел саен һәм Европа волейбол конфедерациясе (ЕВК) канаты астында уздырыла.

2016 елда беренчелек Брно (Чехия) шәһәрендә узды, анда ир-егетләр арасында узган ярышларда беренче урынны, финал матчында Россия спортчыларын җиңеп, Германия уенчылары яулады. Хатын-кызлар разрядында россиялеләр шулай ук көмеш медальгә ия булдылар, беренчелек Чехия спортчыларына эләкте.

Казан өчен бу Европа волейбол конфедерациясе канаты астында уздырыла торган беренче генә чара түгел – 2011 елда шәһәр пляж волейболы буенча ЕВК Континенталь кубогы матчларын кабул итте.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 217.97 KB Ярышлар программасы