Йөзү буенча 2018 елдагы FINA дөнья кубогының рәсми сайты
Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) 2018 елның 7-9 нчы сентябрь көннәрендә Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы узды. Ярышларга исә 50 судья бәя бирде, турнир бөтен дөньядан 200 тирәсе иң яхшы йөзүчеләрне җыйды. Алар арасында көчле спортчылар Митчел Ларкин (Австралия), Фелипе Лима (Бразилия), Катинка Хоссу (Венгрия), Раноми Кромовидьойо (Нидерланд), Чад Ле Кло (КАР), Юлия Ефимова, Владимир Морозов, Антон Чупков, Кирилл Пригода (Россия), Сара Шёстрём (Швеция), Блейк Пиерони (АКШ) һәм башкалар булды.
Чемпионат турында
Йөзү буенча FINA дөнья кубогы этабы – Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) тарафыннан ел саен уздырыла тоган дәрәҗәле турнир. Анда дөньяның иң яхшы йөзүчеләре, Олимпия уеннары, Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатлары, Йөзү буенча ФИНА дөнья чемпионатлары медальләрен алучылар көч сынаша.
Йөзү буенча FINA дөнья кубогы өч кластерга бүленгән җиде этаптан тора. Беренче кластерга Казанда һәм Дохада узачак этаплар, икенчесенә – Эйндховенда һәм Будапештта, өченчесенә исә Пекинда, Токиода һәм Сингапурда узачак этаплар керә. Турнирның призлар фонды 2,5 млн. USD.