Студентлар арасында самбо буенча дөнья кубогы

Студентлар арасында самбо буенча дөнья кубогы
Дата:

2012 елның 30 ноябреннән 3 декабренә кадәр Казанда Студентлар арасында самбо буенча дөнья кубогы ярышлары узды. Чарада 30 илдән 460 кеше катнашты. Ярышларда 60 хөкемдар эшләде.

Ярышлар турында

2013 елгы Универсиада программасына тарихта беренче тапкыр, өстәмә спорт төре буларак, самбо буенча ярышлар кертелде. Дөнья кубогы Уеннар алдыннан үткәрелә торган беренчел чара булып торды.

Студентлар арасында самбо буенча дөнья кубогы ярышлары «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Корылманың уникальлеге – аның күпфункцияле булуында. Көрәш сарае көрәш төрләре үсешен тәэмин итү өчен тулысынча җиһазландырылган. Биредә күнегүләр өчен дүрт зал, тренажерлар залы, сауна, су процедуралары үткәрү мөмкинлеге һәм бассейны булган тернәкләндерү үзәге, душ белән җиһазландырылган чишенү бүлмәләре бар. Корылма шәһәрнең үзәгендә, Казансу елгасы ярында, «Миллениум» күпере янында урнашкан. «Ак Барс»та тхэквондо буенча Европа квалификация турниры (2012), 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында фехтовкалау буенча Европа чемпионаты (2011) кебек халыкара ярышлар үзды. Шулай ук биредә милли көрәш, айкидо буенча чемпионатлар үткәрелеп тора.

Фотолар