Йөзү буенча (25 м) 2017 елдагы Россия чемпионаты

Йөзү буенча (25 м) 2017 елдагы Россия чемпионаты
Дата:

Йөзү буенча (25 м) Россия чемпионаты Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) 2017 елның 18 нче ноябреннән 22 сенә кадәр узды.

Чемпионат турында

Ярышларда Россия Федерациясе субъектларының федераль округлар чемпионатлары, 2017 елның 23 нче октябреннән 26 сына кадәр узачак Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре чемпионатлары нәтиҗәләрендә, шулай ук 2017 елда Мәскәү шәһәрендәге Дөнья кубогы этабында катнашучылар нәтиҗәләрендә формалаштырылган җыелма командалар составындагы спортчылар катнаштылар.

Чемпионат Россия Федерациясенең спорт буенча җыелма командаларына кандидатлар исемлеген әзерләү һәм формалаштыру, шулай ук халыкара ярышларга әзерлек  максатыннан уздырылды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 464.33 KB Ярышлар программасы