Самбо буенча 2018 елдагы “Татарстан Республикасы Президенты Кубогы” халыкара турниры

Самбо буенча 2018 елдагы “Татарстан Республикасы Президенты Кубогы” халыкара турниры
Дата:

2018 елның 5-6 нчы октябрь көннәрендә “Ак Барс” көрәш сараенда (Фатыйх Әмирхан ур., 1 г) Самбо буенча “Татарстан Республикасы Президенты Кубогы” “А” категориясендәге халыкара турниры узды. Ярышларда 25 илдән 200дән артык спортчы катнашты. Медальләр 27 авырлык категориясендә уйнатылды.

Турнир турында

“Татарстан Республикасы Президенты Кубогы”н гамәлгә кую турындагы карар Халыкара самбо федерациясе (FIAS) башкарма комитетының 2017 елда Плоешти шәһәрендә (Румыния) узган җыелышында кабул ителде.

Агымдагы елда турнирга “А” категориясе бирелде, бу турнир җиңүчеләренә халыкара класслы спорт мастеры исемен алу хокукын, шулай ук 2019 елдагы Европа уеннарында катнашуга рейтинг очколары эшләү мөмкинлеген бирә.

Турнирга Германия, Франция, Италия, Чехия, Венгрия, Нидерланд, Латвия, Литва, Сербия, Греция, Эстония, Румыния, Грузия, Израиль, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Палестина, Монголия, Беларусь, Россиядән катнашучылар киләчәк.

Ярышларны оештыручылар ролендә Халыкара самбо федерациясе (FIAS), Бөтенроссия самбо федерациясе Татарстан Республикасы самбо федерациясе, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм “Ак Барс” холдинг компаниясе” АҖ, Татарстан Республикасы самбо федерациясе баш промоутеры – “Ак Барс Арт иҗат берләшмәсе” КБАО чыгыш ясыйлар.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 267.5 KB Ярышлар программасы