“Ак Барс” көрәш сарае

“Ак Барс” көрәш сарае
“Ак Барс” көрәш сарае
  • Кулланылышка кертелгән: 10.2009
  • Бинаның гомуми мәйданы: 17 000 м2
  • Сыйдырышлыгы: 2 500 кеше

“Ак Барс” көрәш сарае Казансу елгасы ярында, “Миллениум” күпере янында урнашкан. Объект 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән иде.

Объектның эшчәнлеге көрәш төрләрен популярлаштыруга, спортның әлеге төре белән шөгыльләнүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итүгә һәм югары әзерлекле спортчылар әзерләүгә юнәлдерелгән. Биредә үстерелә торган спорт төрләренә грек-рим көрәше, ирекле көрәш, дзюдо, самбо, көрәш, билбау көрәше, айкидо, каратэ, тхэквондо, кул сугышы РОСС, армия кул сугышы, ушу, кендо, бразилия джиу-джитсуы, бокс һәм кикбоксинг кебекләр керә.

Объектның кабатланмас булуы аның күпфункциялелегендә. Көрәш сарае көрәшне һәм көрәшнең төрле төрләрен үстерү өчен кирәкле барлык нәрсәләр белән җиһазландырылган: 2500 тамашачыга исәпләнгән трибуналар белән 1 төп күпфункцияле зал, 3 күнегүләр залы, тренажер залы, душ кабиналары һәм санузел белән күп кенә заманча киенү-чишенү бүлмәләре, сауналы ял үзәге. “Ак Барс” көрәш сарае базасында секцияләр һәм клублар эшләп килә: көрәшнең олимпия һәм традицион төрләрен үстерү буенча “Ак Барс” көрәш төрләре спорт клубы, Сугыш сәнгате үзәге, “Нәфис гимнастика академиясе” КБАО, Дарья Шарованың бию студиясе, фитнес-клуб “X-Fit”.

2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада кысаларында “Ак Барс” көрәш сарае грек-рим көрәше, ирекле көрәш, билбаулы көрәш һәм көрәш буенча ярышларны кабул итте. Объект халыкара ярышлар уздыру урыны буларак та танылды, анда узган халыкара ярышлар арасында 23 яшькә кадәрге яшьләр арасында Фехтовкалау буенча дөнья беренчелеге (2011), Лондонда узган XXX җәйге Олимпиада уеннарына тхэквондо (ВТФ) буенча Европа квалификация турниры (2012), билбаулы көрәш һәм көрәш буенча дөнья чемпионаты (2015), “Авыр атлетика буенча РФ Президенты Кубогы” халыкара ярышлары (2016), Самбо буенча “Татарстан Республикасы Президенты Кубогы” халыкара турниры ((2017-2019, 2021, 2022). Көрәш сараенда шулай ук даими рәвештә айкидо, каратэ, тхэквондо, көрәш, дзюдо буенча ярышлар уздырылып тора.

2023 елда биредә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты, каратэ буенча «Ак Барс Кубогы» халыкара һәм бөтенроссия ярышлары, фиджитал-көрәш буенча халыкара турнир һәм башка спорт чаралары узды.

Адрес Казан шәһ., Фатыйх Әмирхан ур., 1г йорт
Телефон +7 (843) 557-74-55
Ничек барып җитәргә “Миллениум” күпере ягыннан “Сибгать Хәким ур.,42 йорт” тукталышы: 43,54, 74а нчы автобуслар;
“Ривьера” аквапаркы ягыннан “Сибгать Хәким ур.” тукталышы: 28, 43, 54, 74 нче автобуслар;
“Чистай ур.” тукталышы: 74а, 75 нче автобуслар, 1 нче троллейбус, 5, 6 нчы трамвайлар.