“Россия – спорт державасы” IX Халыкара форумы

“Россия – спорт державасы” IX Халыкара форумы
Дата:

“Россия – спорт державасы” халыкара форумы – спорт өлкәсе вәкилләре үзара аралаша торган иң зур мәйданчык, ул Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 27 июлендәге 863 нче санлы Указы нигезендә гамәлгә куелды. Ул 8-10 сентябрь көннәрендә Казанда узачак. Форум үткәрүнең төп мәйданчыгына быел Россиядә иң зурлардан саналучы “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге әйләнәчәк.

 Форум турында

“Россия – спорт державасы” форумы һәр ел саен илебезнең төрле шәһәрләрендә уза. Аның тарихы Казанда башланды – биредә ул беренче тапкыр 2009 елда, Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 алдыннан узды.

Форум Олимпия чемпионнарын, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең тармак органнары, спорт федерацияләре һәм спорт объектлары җитәкчеләрен, шәхси эшмәкәрлек вәкилләрен, журналистларны, спорт өлкәсе экспертларын берләштерә. Төп программадан тыш, форум кысаларында күргәзмәләр, дискуссияләр, танылган спортчылар белән очрашулар һ.б. үтә.

Форумны РФ Спорт министрлыгы оештыра, башкарма оешма булып “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясый.

Килүчеләргә

  • Эш режимы

“Россия – спорт державасы” халыкара форумы тамашачылар өчен 8, 9 сентябрь (9:00-19:00) һәм 10 сентябрь  (10:00-16:00) көннәрендә ачык. Керү бушлай.

  • Куркынычсызлык

А павильонының керү юллары, тикшерү киртәләре аша кергәндә температураны үлчәячәкләр. Үзең белән битлек йөртергә һәм социаль дистанцияне (1,5 м) сакларга кирәк.

  • Тыелган предметлар

“Россия – спорт державасы” халыкара спорт форумы уздырылган вакытта чара үткән территориягә скутерлер, велосипедлар, роликлар, скейтбордлар, самокатлар алып керү тыела.

“Россия – спорт державасы” халыкара форумы территориясенә алып керү тыелган предметлар исемлеге белән танышырга киңәш итәбез.

  • Шәхси транспорт кую урыны

Килүчеләр автомобильләрен кунаклар өчен каралган бушлай машина кую урыннарына куя алалар.

  • “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр җәмәгать транспорты

Аэроэкспресс (үзәктәге тимер юл вокзалыннан китә)

“Казан аэропорты” тукталышына кадәр баручы 197 нче номерлы автобус

  • Мәдәни-күңел ачу программасы

Килүчеләр өчен мәдәни-күңел ачу программасы, Күргәзмә һәм Спорт паркы оештырылачак.

  • Туклану зоналары

Килүчеләр өчен туклану зоналары оештырылачак.

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 220.62 KB Килүчеләр өчен форум картасы
Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 574.54 KB Тыелган предметлар исемлеге