Казанда “Россия – спорт державасы” IX Халыкара спорт форумы ачылды

Казанда “Россия – спорт державасы” IX Халыкара спорт форумы ачылды
Басылган датасы:

Бүген, 8 сентябрьдә, Казанда “Россия – спорт державасы” IX Халыкара спорт форумы ачылды. “Спорт-2030: яңа шартларда тотрыклы үсешкә юл” пленар утырышы катнашучылары милли максатка ирешү – дәүләт ресурслары, коммерцияле булмаган оешмалар һәм бизнесны берләштереп, 2030 елга Россия халкының 70% спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү турында фикер алыштылар.

Видеоэлемтә аша форум катнашучыларына сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте. “Иң башыннан ук “Россия – спорт державасы” форумы спорт хәрәкәтләре лидерларына аралашу, халыкара, Россия спорт оешмалары вәкилләре, атлетлар, тренерлар арасында тәҗрибә, практика белән алмашу өчен мәртәбәле, ихтыяҗы зур мәйданчыкка әйләнде, –  дип билгеләп узды Президент. – Хезмәттәшлек өчен форумның чит ил кунакларына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Мондый ачык профессиональ диалог спорт үсеше мәнфәгатьләренә хезмәт итә, халыкара спорт җәмәгатьчелеге арасындагы хөрмәтне, ышанычны ныгытырга ярдәм итә, ә Форумда эшләнәчәк тәкъдимнәр илебез алдында торган масштаблы максатларга ирешүгә саллы өлеш кертәчәк. Без Россиянең мөмкин кадәр күбрәк халкы – 2030 елга 70% ким түгел – спорт һәм физик культура белән системалы рәвештә шөгыльләнә алсын өчен, барлык шартларны да тудырырга тиеш. Әлбәттә, зур игътибарны балаларга, яшүсмерләргә бирәчәкбез. Бу яшьтә спорт белән шөгыльләнү сәламәт яшәү рәвеше гадәтләре тәрбияләргә, мөһим әхлакый кыйммәтләргә нигез салырга булыша. Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегенә барысы да ия булырга, ул мөмкинлекләр бар ил территориясендә тудырылырга тиеш”.

Пленар утырышның модераторы сыйфатында Россия Федерациясе спорт министры Олег Матыцин чыгыш ясады. Ул Форум спорт өлкәсе үсешендәге төп сораулар хакында фикер алышу мәйданчыгы булып хезмәт итә дип билгеләп узды.

“Беренче форум үткәрелгәннән бирле (ул да шулай ук Казанда, 2009 елда узды), зур тәҗрибә тупланды. Форумның авторитеты Россиядә генә түгел, дөньяда да билгеле, – дип билгеләп үтте министр. – Быел форумда катнашу өчен 5 меңнән артык кеше, йөздән артык оешма заявка җибәрде. Моннан тыш, без төбәкләрнең массакүләм спорт һәм югары казанышлар спорты үсеше сорауларына зур кызыксыну белдергәннәрен күрәбез. Форумның төп темасы – Президент йөкләмәсе белән Хөкүмәт тарафыннан расланган 2030 елга кадәр физик культура һәм спорт үсеше стратегиясен тормышка ашыру турында фикер алышу. Панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр вакытында Стратегияне тормышка ашыру буенча нәтиҗәле эшләргә ярдәм итәчәк тәкъдимнәр һәм киңәшләр ишетербез дип өметләнәм. Форум чит ил кунакларын да җәлеп итә, бу Россиягә булган игътибарны тагы бер кат ассызыклый. Илебезнең халыкара спорт җәмәгатьчелегендә зур халыкара проектлар оештыручы һәм халыкара ярышларда катншаучы роле зур булып кала”.

Видеоэлемтә аша форумда катнашучыларга шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко да мөрәҗәгать итте. Вице-премьер Россиянең спорт аренасында лидер булуын һәм кыска, уртача һәм озак перспективаларга халыкара көн тәртибен формалаштыруын дәвам итәчәген белдерде.

“Спорт хәрәкәтенең нигезендә һәрвакыт ачык йөз һәм гаделлек принциплары ятты. Пандемия халыкара җәмәгатьчелекне берләштерергә чакыручы спортның роленә башкача карарга кирәклегенә басым ясый дип уйлыйм. Безнең форум башкалар белән диалог төзергә  ярдәм итәр һәм Россиянең барлык партнерлар белән дә эшләргә әзер икәнен күрсәтер дип өметләнәм. Без Хөкүмәт кабул иткән Стратегия кысаларында массакүләм спорт үсеше, балалар һәм олылар өчен заманча инфраструктура булдыру буенча алып барган масштаблы эш кысаларында илебезнең иң ерак почмакларында урнашкан шәһәр һәм авылларда физик культура һәм сәламәтләндерү үзәкләре ачыла. Мәсәлән, 2021 елның беренче яртыеллыгында кулланышка 36 спорт инфраструктурасы объекты һәм ачык типтагы 10 физик культура һәм сәламәтләндерү комплексы кертелде. Үзәгендә кеше булган бердәм спорт экосистемасы булдырыла. Без профессионаллар һәм һәвәскәрләр спортында цифрлы технологияләр кертүне дәвам итәбез. Дөньяда геометрик прогрессиядә киберспортның популярлыгы арта. Безнең илдә инде дүрт меңгә якын профессиональ спортчы бар – бу 2021 ел күрсәткече. Шул ук вакытта Россиядә киберспорт фанатлары саны тагын да күбрәк һәм 15,4 млн кешене тәшкил итә”, – диде вице-премьер.

Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин Россия Федерациясе Спорт министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә форумны үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

“Соңгы биш ел эчендә генә Россия 200 зур ярыш үткәрде. Ә алдагы 3 елда без тагын иллене үткәрәчәкбез, – дип билгеләп узды Президент ярдәмчесе. – Казан шулай ук Махсус Олимпиаданы кабул итәчәк, безнең мондый ярышларны үткәрү тәҗрибәсе юк иде әле, ләкин бу үзенчәлекле балалар өчен бик кирәкле турнир. Һәм бу илебез өчен дә бик мөһим. Монда килгән халыкара федерацияләр вәкилләренә рәхмәт белдерәсем килә. Хәзерге вакытта Россиягә зур басым ясала, һәм аларның килүләре – кыюлык. Россия үз өстенә алган бурычларны һәрвакыт үти. Бурычларны балаларыбызны спортка җәлеп итеп, аларда сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштырып, яхшы үрнәк кыйммәтләре аша үтәү бик мөһим”.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов якындагы елларда республика кабул итәчәк мөһим спорт чаралары турында искә төшерде: “Татарстан инде күптәннән үзен илебезнең спорт төбәге итеп танытты. Ел саен республикада зур халыкара ярышлар үткәрелә. Илебез җитәкчелеге ярдәмендә республикада соңгы елларда халыкара дәрәҗәдәге берничә зур спорт чарасы үтте. Алдагы елларда Татарстанда тагы берничә мөһим турнир оештыру планлаштырыла. Алар арасында 2022 елда үтәчәк ир-ат командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты, Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары 2023, Су спорт төрләре буенча Европа чемпионаты 2024 һәм Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты 2025 бар. Шулай ук Казан 2024 елда үтәчәк спорт медицинасы буенча 38 нче бөтендөнья конгресс үткәрү хокукын алу өчен заявка әзерли. Шунысы кызык, Форум БДБ илләре Уеннары белән бер үк вакытта уза. Бу БДБ илләре киңлегендә зур вакыйга”.

Пленар утырышта шулай ук Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков, Халыкара спорт федерацияләре глобаль ассоциациясе президенты Рафаэль Кьюлли, Спортта допингка каршы көрәш буенча халыкара конвенциянең 7 нче сессиясе Президиумы рәисе Маркос Диас, Халыкара йөзү федерациясе президенты Хөсәен Әл-Мөсәлләм, Халыкара гандбол федерациясе президенты Хәссән Мостафа, Халыкара хоккей федерациясе президенты Рене Фазель һәм видеоэлемтә  режимында Халыкара бокс ассоциациясе президенты Умар Кремлев катнашты.

Россия Спорт министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча