Казанда 11-12 нче июнь көннәрендә Үзәк стадионда (Ташаяк ур., 2 йорт) регби-7 буенча Европа Гран-при сериясенең ике этабының беренчесе узды.
Турнир турында
2015 елда хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабы Казанда “Тулпар” стадионында узды һәм финалда Россия командасы Франция командасын бик матур уен күрсәтеп җиңүгә иреште.
Татарстан башкаласы зур халыкара ярышларны оештыру һәм сыйфатлы итеп уздыру буенча зур тәҗрибәгә ия. Биредә узган зур чаралар арасында спортның төрле төрләре буенча Европа һәм дөнья чемпионатлары, шулай ук Россиянең регби-7 буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары регбичылары алтын меальләргә ия булган чара – 2013 елда узган Бөтендөнья җәйге Универсиада да бар.