Йөзү буенча “Mad Wave Challenge 2018” бөтенроссия ярышларының финал этабы

Йөзү буенча “Mad Wave Challenge 2018” бөтенроссия ярышларының финал этабы
Дата:

Йөзү буенча “MadWaveChallenge 2018” бөтенроссия ярышларының финал этабы “Буревестник” спорт комплексында (Универсиада Авылы, 33 йорт) 2018 елның 4-6 май көннәрендә узды. Ярышлар ике яшь төркемендә уздылар: 1 нче төркем – 15-16 яшьлек егетләр һәм 13-14 яшьлек кызлар; 2 нче төркем –12-14 яшьлек егетләр һәм 10-12 яшьлек кызлар.

Турнир турында

“MadWaveChallenge” – бу Россия һәм Белоруссия территориясендә 9 яшьтән 16 яшькәчә булган спортчылар арасында уза торган зур турнир. Ул уздырылган өч елда анда Казахстан, Литва, Молдавия, Норвегия, Польша, Украина, Финляндия, Филиппин, Эстония, Россия һәм Беларусь Республикасы кебек илләрдән 5000нән артык яшь йөзүчеләр катнашты.
Ярышлар дүрт этапта уздырыла һәм гомуми турнирга берләштерелгәннәр. Беренче булып 2017/18 сезоны турнирын Брест (2017 елның ноябре) кабул итте. Стартларның Россия сериясе Санкт-Петербургта узган этаптан (2018 еның гыйнвары) башланды, Рузада дәвам итте (2018 елның марты) һәм Казанда төгәлләнде (2018 елның мае).
Турнир Бөтенроссия йөзү федерациясе канаты астында уза. Турнирның максаты – илдә спорт йөзүен популярлаштыру һәм үстерү, сәләтле һәм перспективалы спортчыларны ачыклау.

Документлар