Суга сикерү буенча Европа беренчелеге

Суга сикерү буенча Европа беренчелеге
Дата:

24-30 июнь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда (С.Хәким ур., 70) беренче тапкыр суга сикерү буенча Европа беренчелеге узды. Анда Европаның 25 иленнән 170 спортчы катнашты.

Турнир турында

2015 елның 9 октябрендә Европа йөзү лигасы (LEN) бюросы утырышында Казанда 2019 елда юниорлар арасында суга сикерү буенча Европа беренчелеген уздыру турындагы тәкъдим бертавыштан кабул итеде. Аңа кадәр беренчелекләр 2017 елда Бергенда (Норвегия) һәм 2018 елда Хельсинкида (Финляндия) узган иде.

Турнир ел саен 2 яшь төркемендә уза: “А” төркеме – 16-18 яшь, “В” төркеме – 14-15 яшь. Ярышлар программасына өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан шәхси һәм синхрон сикерүләр һәм команда ярышлары керә.

Казанда турнирны оештыручылар буларак Россиянең суга сикерү федерациясе, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО чыгыш ясый.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 425.79 KB Ярышлар программасы
Партнерлар