IJF дөнья туры: Дзюдо буенча “Зур шлем” халыкара турниры

IJF дөнья туры: Дзюдо буенча “Зур шлем” халыкара турниры
Дата:

Дзюдо буенча “Зур шлем” халыкара турнирының рәсми бите

5-7 май көннәрендә Казанның “Татнефть Арена” боз сараенда дзюдо буенча “Зур шлем” халыкара турниры узды. Казанга 79 илдән 14 авырлык категориясендәге (7 – ир-атлар, 7 – хатын-кызлар) 408 спортчы килде. Турнирга 66 судья һәм якынча 200 волонтер җәлеп ителгән иде.

Турнир турында

“Зур шлем” – ел саен үткәрелүче абруйлы ярышлар. Аларда катнашып, спортчылар дөнья рейтингындагы позицияләрен яхшырта, шулай ук Олимпия уеннарына квалификация ала ала. Рейтинг өчен тагы да күбрәк очколарны дзюдочылар бары тик дөнья чемпионатларында һәм “Мастерс” категорияле турнирларда гына туплый ала.

Россиядә “Зур шлем” турнирлары 1990 нчы еллар ахырында үткәрелә башлады. Аларны илнең зур шәһәрләре – Мәскәү, Төмән һәм Екатеринбург кабул иткәне бар иде инде. Россиянең спорт башкаласы буларак танылган Казан бу Олимпия циклында “Зур шлем” йомгаклау турнирын үткәрү өчен иң туры килүче шәһәр дип табылды. Будапештта (Венгрия) үтәчәк дөнья чемпионаты һәм Токиода (Япония) узачак Олимпия уеннары алдыннан көчләрен сынап карау өчен, планетаның иң көчле дзюдочылары Татарстан башкаласында очрашты.

2009 елдан бирле Халыкара дзюдо федерациясе (IJF) ел саен дөнья чемпионатлары һәм биш Гран-придан торган дзюдо буенча дөнья туры, дүрт “Зур шлем” турниры һәм “Мастерс ” категорияле турнирлар оештыра. Бер ел элек Екатеринбургта үткән “Зур шлем” турнирында 47 илдән 300 артык атлет катнашты, ә Россия җыелмасы өч алтын, ике көмеш һәм дүрт бронза медаль яулап, гомум командалар зачетында беренче урынга чыга алды.

Казандагы дзюдо ярышлары

Дзюдоның Казандагы тарихы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү белән тыгыз бәйләнгән – дзюдочылар ярышы аның спорт программасының бер өлеше иде. Алар, быелгы кебек үк, “Татнефть Арена” боз сараенда узды. Әлеге ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрү 2016 елда Татарстанда дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итү мөмкинлеген бүләк итте.

Партнерлар һәм оештыручылар

Чара материаллары

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 403.7 KB Турнир расписаниесе
Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 885.84 KB Мәгълүмати гид