Казан дзюдо буенча уникаль турнир кабул итә: билетлар сатуда инде

Казан дзюдо буенча уникаль турнир кабул итә: билетлар сатуда инде
Төркем:Спорт
Басылган датасы:

5-7 май көннәрендә Казанда IJF дөнья туры кысаларында дзюдо буенча “Зур шлем” дип исемләнгән халыкара турнир үтәчәк. Ярышлар «Татнефть-Арена»да узачак. Катнашучылар арасында 14 медаль комплекты уйнатылачак. Ярыш билетлары инде сатуда – аларны KASSIR.RU сайтында һәм оператор кассаларында алырга була. Киләсе атнада билетлар “Татнефть-Арена” кассаларында сатыла башлаячак. Турнирның иртәнге сессиясенә билет бәясе 150-200 сумны тәшкил итәчәк, ә финал блогына – 300-400 сум.

Бу юлы “Дөнья сериясенең” Россия этабы төрле сәбәпләр аркасында, уникаль булачак. Халыкара календарь яңадан торгызылган вакыттан алып, Халыкара дзюдо федерациясе “Дөнья сериясе” ярышларын үткәрү хокукын нибары 7 илгә бирде. Татарстан башкаласындагы “Зур шлем” Токиодагы Олимпия уеннары һәм Будапешттагы Дөнья чемпионаты алдыннан югары дәрәҗәдәге соңгы турнир булачак. Бу планетаның әйдәп баручы дзюдочылары елның һәм бөтен бишьеллыкның иң мөһим стартлары алдыннан соңгы тапкыр үз көчләрен нәкъ менә Казанда тикшереп карый алачаклар дигәнне аңлата.

Турнир кысаларында ундүрт бүләк комплекты уйнатылачак. Чәршәмбе, 5 май көнне, татамига 48, 52 һәм 57 кг кадәр категорияләрендә спортчы хатын-кызлар һәм 60, 66 кг кадәр категориядә ир-атлар чыгачак. Пәнҗешәмбе, 6 май көнне медальләр хатын-кызлар арасында 63 һәм 70 кг кадәр һәм ир-атлар арасында 73 һәм 81 кг кадәр категорияләрендә уйнатылачак. Ярышларны җомга, 7 май көнне авыр үлчәмдәге спортчылар – 90, 100 кг кадәр һәм 100 кг югары категорияләрдә дзюдочы ир-атлар һәм 78 кг кадәр һәм 78 кг югары категорияләрдә дзюдочы хатын-кызлар ябачак. Финал блогы көрәшләре Мәскәү вакыты буенча 17:00 башланачак. Алдан үткәрелә торган этапның башлану вакыты барлык катнашучылар санына карап, 4 майда сәг. 14:00 үтәчәк турнир җирәбәсендә билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, “Татнефть-Арена” дзюдо буенча зур ярышлар кабул иткән иде инде. 2013 елда, XXVII җәйге Универсиада кысаларында, аның татамиларында россиялеләр дзюдочылар турнирында ике җиңү яуладылар, ә өч елдан соң спорт сараенда Европа чемпионаты үтте. 2016 елда “алтын” откан Хәсән Халмурзаев шул ук елны Олимпия чемпионы да булды, һәм ул Россия җыелмасы өчен чыгыш ясавын дәвам итә.

Турнирның иртәнге өлешенең турыдан-туры трансляциясен live.ijf.org сайтында , кичкесен – tele-sport.ru сайтында һәм Матч!БОЕЦ телеканалында карап булачак. Моннан тыш, турнир барышы турындагы яңалыклар белән дзюдо сөючеләр Россия дзюдо федерациясе сайтында таныша алачак — www.judo.ru.

Оештыручыларга ике йөзгә якын волонтер ярдәм итәчәк.

Мәгълүмат өчен:

Ачылу тантанасы 6 майда сәг. 16:00 үтәчәк.

6 яшькә кадәрге (шул яшьне дә кертеп) балалар һәм халыкның льготалы төркемнәре (1,2,3 төркем инвалидлар, БВС һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар, тыл хезмәтчәннәре) чарага бушлай керә. Льготалы билет сатып алганда үзең белән бирелгән льготаны раслаучы документ (туу турында таныклык/пенсия таныклыгы һ.б.) булырга тиеш. Туу турында таныклык яки ата-ана паспортын күрсәткән очракта, күп балалы гаиләләр 25% ташлама алачак.

Иртәнге сессияләргә билетлар сатып алганда, 4 майга булган чаралар расписаниесе белән кабат танышып чыгарга кирәк, чөнки иртәнге сессиянең башлану вакыты үзгәрергә мөмкин.

 Игътибар!

  • Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, объектка битлек киеп кенә керергә ярый, чара дәвамында шулай ук битлектән булырга кирәк.
  • Оештыручылар тамашачылардан социаль дистанцияне саклауны сорый, бу кешеләр бер урын аша утыртылачак трибуналарга да кагыла.
  • Объектка кергәндә температураны тикшерәчәкләр.
  • Расписание үзгәртелергә мөмкин. Тамашачылардан сессия башланган вакытка килүне сорыйбыз.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО матбугат хезмәте

Россия дзюдо федерациясе материаллары буенча