Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясе этабы

Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясе этабы
Дата:

Суга сикерү буенча 2019 елдагы ФИНА дөнья сериясе этабы рәсми бите.

Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) 2019 елның 10-12 нче май көннәрендә Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясенең 4 нче этабы узды. Турнирда 14 илдән 70 тән артык спортчы катнашты.

Турнир турында

ФИНА дөнья сериясе – Казанда 2015 елдан алып һәр ел саен уздырыла торган уникаль мәртәбәле ярыш. Беренче тапкыр ул Татарстан башкаласында Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан уздырылган иде.

Ярышларның килеп чыгышының чишмә башында Бөекбритания, Кытай һәм Мексиканың милли федерацияләре тора. Соңрак аларга Канада, Катар, Россия һәм БГӘ дә кушылды. Ярышларда дөнья дайвингы элитасы: Олимпия уеннары, чемпионатлар һәм дөнья кубоклары җиңүчеләре һәм призерлары катнаша. Турнир Халыкара йөзү федерациясе (FINA) канаты астында уза.

2019 елда Суга сикерү буенча дөнья сериясенең биш этабы узды. Аларны Сагамихара (Япония, 1-3 март), Пекин (Кытай, 7-9 март), Монреаль (Канада, 26-28 апрель), Казан (Россия, 10-12 май) һәм Лондон (Бөекбритания, 17-19 май) кабул иттеләр. Дөнья сериясенең һәр этабының ярышлар программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан ялгыз һәм синхрон сикерүләрне, шулай ук өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерүләрне алды.

Документлар

Файл: pdf. Файлның зурлыгы: 406.78 KB Ярышлар программасы
Партнерлар