“Fair Play” премиясен тапшыру тантанасы

“Fair Play” премиясен тапшыру тантанасы
Дата:

2014 елның июлендә Казан “Fair Play” (Гадел уен) Халыкара комитеты чараларын кабул итте.

“Fair Play” Халыкара комитеты – 1963 елда төзелгән, хөкүмәтнеке булмаган оешма. Инициаторлар һәм Комитетка нигез салучылар арасында – БМОның Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы (ЮНЕСКО), Физик тәрбия һәм спорт фәне бөтендөнья советы (СИЕПСС), Халыкара спорт матбугаты ассоциациясе (АИПС). “Fair Play” халыкара комитетының махсус призлары, Россия Олимпия комитеты һәм Fair Play Россия комитеты дипломнары тапшырылган “Fair Play” – спортта намуслылык һәм казанышлар” конгрессы 2015 елның 18 июлендә узды.

19 июльдә Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Fair Play” премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу премия спорт бергәлегенең үзенчәлекле әхлак кодексы булып тора һәм спорт көрәшендә намуслылык күрсәткән, кешелеклелек нигезләрен пропагандалаган, спортта һәм тормышта югары әхлак өчен, көндәшеңә карата теләсә нинди көч куллану рәвешләрен өнәмәгән өчен, актив хәйрия эшчәнлеге өчен спортчыларга, спорт оешмалары җитәкчеләренә, ММЧ хезмәткәрләренә, җанатарларга тапшырыла.

Казандагы тантанада түбәндәге бүләкләр тапшырылды:

● Пьер де Кубертенның Fair Play халыкара призы – спортчы яисә команда тарафыннан “Fair Play” рухында кылынган гамәл өчен бирелә,

● Жан Боротрның Fair Play халыкара призы барлык спорт карьерасы чорында Fair Play принципларын үтәгән өчен бирелә,

● “Fair Play” халыкара комитетының экс­президенты, Мюнхендагы 1972 елгы Олимпия уеннарын оештыручы Вилли Дауменың Fair Play халыкара призы “Fair Play”ны пропагандалаган өчен бирелә,

● Халыкара Олимпия Комитеты Президентының яшьләр өчен (20 яшькә кадәр) махсус премиясе спортчыга яисә спортчылар командасына “Fair Play” гамәле өчен бирелә,

● “Fair Play” халыкара комитетының махсус призы,

● ЮНЕСКОның “Fair Play” махсус призы,

● Fair Play махсус призы.

Шәһәрнең спорт мәктәпләре укучылары өчен данлыклы Россия спортчылары Владимир Сальников, Мария Киселева, Дмитрий Саутин, Станислав Поздняков, Светлана Демина, Маргарита Мамун, Яна Кудрявцева тарафыннан мастер­класслар оештырылды. Дәресләр дүрт спорт объектында – Су спорт төрләре сараенда, Теннис академиясендә, Стендка ату комплексында, Гимнастика үзәгендә узды.

Моннан тыш, Татарстан журналистлары өчен “ММЧ – намуслы уен принципларын алга сөрү мәйданчыгы” белем бирү семинары оештырылды.