Катнаш командалар арасында кёрлинг буенча дөнья чемпионаты Казанның Спорт сараенда (Мәскәү ур., 1 йорт) 2016 елның 14 нче октябреннән 22сенә кадәр узды. Турнирда 37 команда (171 кеше, шул исәптән 148 спортчы һәм 23 рәсми зат) катнашты. Чемпионатта 10 халыкара һәм 30дан артык милли судья эшләде.
Чемпионат турында
Керлинг буенча ярышлар өч дисциплинада тәкъдим ителә, шуларның берсе – “микст” (катнаш командалар ярышы). “Микст” дисциплинасындагы матч 8 периодтан (эндлардан) тора.